Аксубаево
  • Рус Тат
  • Прончатов Николай Иванович

    Җәмәгатьчелек, районның хокук саклау органнары зур югалту кичерде.

    ЭЭМ ветераны, «ТР Диңгезчеләр җыелышы» иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе Николай Прончатов 73 нче яшендә арабыздан китте. Ул, дәүләт, халык мәнфәгатьләрен яклап, тырыш хезмәт белән тулы якты гомер кичерде. Аның тормышында һөнәр – җәмгыятькә хезмәт итүдә төп эталон булды. 

    Николай Иванович 1946 елның 20 декабрендә дөньяга килгән. Мордовия Республикасында урта мәктәпне тәмамлый, Төньяк флот су асты флотының I Кызыл Байрак флотилиясендә хезмәт итә һәм Түбән Новгород урта-махсус милиция мәктәбендә юридик белгечлек ала. 

    1971 елда лейтенант Прончатовны Аксубай милициясенә тикшерүче итеп билгелиләр. Эшли һәм бер үк вакытта белем алуын дәвам итә – СССР ЭЭМ Академиясен тәмамлый. Җитмешенче еллар азагында Аксубай районы эчке эшләр бүлеген җитәкли. Аның кул астында шәхси состав гражданнарның канунлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауны нәтиҗәле алып бара, районда җинаятьчелеккә каршы көрәшә. 

    Аксубай эчке эшләр бүлеге ТР ЭЭМ буенча авыл районнары арасында беренче унлыкта була. 

    Николай Прончатовны мәсьәләләрне чишүдә һәрвакыт принципиаль позиция, гаделлек һәм эшкә тугрылык сыйфатлары аерып торды. Ул гомеренең 35 елын хокук тәртибен саклауга багышлады. Фидакарь хезмәте өчен «ТР ЭЭМның Мактаулы хезмәткәре» билгесе, ТР ЭЭМның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, район җитәкчелегеннән дә бик күп бүләкләргә ия булган. 2002 елның мартында милиция полковнигы званиесендә лаеклы ялга чыга.

     Аннан соңгы елларда Аксубай районы башлыгы ярдәмчесе булып эшли, ун елдан артык районда агрофирмалар иминлеге хезмәтен җитәкли. 

    Гомеренең соңгы көненә кадәр ул эчке эшләр бүлеге ветераннар оешмасының җәмәгать эшләре үзәгендә булды, яшьләр арасында патриотик эш алып барды. Аксубайлыларның яшь буыны Николай Ивановичны «ТР Диңгезчеләр җыелышы» иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе, ерак походларда һәм гарәп-израиль хәрби конфликты вакытында Урта диңгездә хәрби дежурлыкта катнашкан су асты көймәсе солдаты буларак белә.

     Ул үз тирәсенә төрле елларда флотта хезмәт иткән кешеләрне – элеккеге диңгезчеләрне, плодводникларны җыйды. Иҗтимаги формированиеләрнең милек мәсьәләләрен хәл итү кирәк булган шартларда ул, хәрби-диңгез темасы буенча дидактик материаллар, кирәкле әсбаплар белән тулыландырып, “Диңгезчеләр җыены” штабын оештырды. “Диңгезчеләр җыелышы” вәкилләре аның башлангычы астында мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында зур тәрбия һәм патриотик эш оештырдылар. 

    РФ Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итү соңгы елларда районда аерым популярлык казанды. Бу тантананы оештыруга Николай Иванович бөтен көчен, күңелен салды. Ленин паркында батыр-диңгезчеләр хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәл – элеккеге диңгезченең горурлыгы булды. 

    Николай Иванович киләчәккә якты планнар белән яшәде. Яшь буын Флотта хезмәт итү турында күзалласын һәм лаеклы Ватан сакчылары булырга әзерләнсен өчен ВМФ музеен булдыру турында хыялланды. 

    Николай Прончатов кешеләр белән аралашуда намуслылык үрнәге булды. Хатынына, юрист-адвокат буларак аның эшен дәвам иткән кызына карата дустанә мөнәсәбәттә, үрнәк гаилә башлыгы булды. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр. 

    К.К. Гилманов, А.Ф. Горбунов, И. М. Заһидуллин, Р. М. Галиев, И. И. Моратшин, И. И. Ислямов, С.В. Александров, И.И. Алмакаев, Ш.И Сәхабетдинов, Ф. З. Зәйнуллин.

    Фото: архив

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: