Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прокурор кушуы буенча Аксубай районында даруханәләр тарафыннан ташламалы дарулар җибәрү тикшереләчәк

Аксубайда район прокуроры һәм җәмәгатьчелеге катнашында коррупция буенча түгәрәк өстәл узды.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча комиссия иҗтимагый совет белән берлектә төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча халыкка аноним анкеталаштыру үткәрде. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова анкеталаштыру мәгълүматларын хәбәр итте. Нигездә, районда яшәүчеләр су, газ, электр белән тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү һәм тиешле ведомстволарның эше белән канәгать – сораштырылучыларның 80 проценттан 90 процентка кадәре канәгать булуларын белдерделәр. Тик, әйтик, сораштырылганнарның 38 проценты гына автотранспорт хезмәте күрсәтүдән, 51 проценты – медицина ярдәме күрсәтүдән, 58 проценты – мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүдән, 62 проценты – торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән, 65 проценты гына түбән хезмәт хакыннан канәгать. Мониторинг коррупцион күренешләрне ачыкламады.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашкан район прокуроры Эдуард Хираҗев билгеләп үткәнчә, быел районда коррупция күренешләре буенча бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучыларда бу – профилактика эшеме яки тиешле контроль органнарының тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсеме, дигән сорау уятты.

Район җәмәгатьчелеге башка мәсьәләләр буенча да үз карашын белдерде. Иҗтимагый совет рәисе Ирина Телешеваны һәм җәмәгать эшлеклесе Әлфия Рәхмәтуллинаны дәүләт даруханәләр челтәре аша дару препаратлары белән тәэмин итү процедурасы кызыксындырды. Рецептлар языла һәм шул ук астма һәм шикәр диабеты белән авыручылар рецепт буенча бушлай дару препаратларын алырга тиеш. Тик чынлыкта исә еш очракта препаратларны көтәргә туры килә. Көтү чоры тормыш өчен кирәкле препаратларны җибәрүгә түзми, димәк, кешеләр аларны акчага сатып ала. Бу мәсьәлә түгәрәк өстәлдә катнашучылар арасында яңгыраш тудырды.

Район прокуроры киләсе атнада ук район халкына ташламалы дарулар яздыру-алу чылбырын тикшерергә вәгъдә бирде. Һәм без, һичшиксез, бу тикшерү турында укучыларыбызга хәбәр итәчәкбез.

Эдуард Хираҗев коррупцион күренешләргә юл куймау хакимият органнарыннан башлап барлык юнәлешләр буенча да контрольдә тотыла, дип басым ясады.

– Барлык чиновниклар, депутатлар ел саен декларацияләр тапшыра, аларның керемнәре – тулысынча үтә күренмәле. Әгәр элек без керемнәрне генә контрольдә тотсак, хәзер безне чыгымнар да кызыксындыра, – диде прокурор.

Эдуард Хираҗев җәмәгатьчелеккә, әйтик, эшмәкәрләргә ярдәм рәсмиләштергәндә нигезсез өстәмә документлар таләп итү һәм өченче затларга нинди дә булса кире кагулар кебек фактлар турында дәшми калмаска боерды.

–Без коррупция нәтиҗәләрен минимальләштерү өстендә эшлибез. Һәм бу максатларда теләсә кайсы гаепле зат судка җиткерелергә һәм җәза алырга тиеш. Әгәр халык социаль гаделлеккә ирешүне тойса, безгә һәм гомумән хокук саклау органнарына ышаныч булачак. Әгәр кеше ярты миллион урласа, ул кимендә ун елга утырырга тиеш, – дип катгый белдерде прокурор.

Актив җәмәгатьчеләр, үз чиратларында, коррупция фактлары турында хәбәр итәргә вәгъдә бирделәр, әгәр дә ки алар бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев