Прокурор белән ачык дәресләр
Район мәктәпләрендә ришвәтчелеккә каршы ачык дәресләр үтте.
Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова хәбәр итүенчә, әлеге дәрес ришвәтчелеккә каршы профилактика эшләрен оештыру максатыннан югары сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәлләр артында үтте.
Анда район прокуроры Эдуард Хиразев, Аксубай районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев катнашты.
Хокук сакчылары үз чыгышларында ришвәтчелекнең нәрсә икәнен, аңа каршы нинди чаралар күрелүен, нинди норматив актлар кулланыылуын билгеләп үттеләр. Ришвәткә бәйле хәлләр булган очракта нишләргә һәм нәрсә өчен җәза бирелүен дә аңлаттылар.
Шулай ук ришвәтчелеккә каршы көрәшүдә җәмгыятьнең һәм һәр гражданның катнашуы мөһим. Беркайчан да читтә калырга ярамый, ришвәтчелек очраклары булганда тиешле органнарга хәбәр итәргә кирәклеген дә искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев