Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прокуратура мәктәптә ату оештыручыга коралның законлы бирелгәнме икәнлеген тикшерә

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

ТР Прокуратурасы РФ Генераль прокуратурасы йөкләмәсе буенча Казанның 175нче мәктәбендә ату факты турында тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы кичә иртән белем йортында ату оештырган үсмергә коралга лицензиянең законлы бирелү-бирелмәвен ачыклаячак.

Моннан тыш, прокуратура шәһәрнең барлык мәктәпләрендә укучылар һәм персоналның иминлеген тәэмин итү чараларын, шул исәптән сак хезмәтен оештыру һәм үткәрү режимын үтәүне тикшерәчәк. Хокук саклаучылар мәктәп хакимияте гамәлләрен гадәттән тыш хәл шартларында бәяләячәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле прокурор чаралары күреләчәк.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев