Аксубаево
  • Рус Тат
  • Профсоюзларда дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы сорауга җавап бирделәр

    Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов (ЛДПР) элегрәк РИА Новости агентлыгына 4 көнлек эш атнасына күчү - якын киләчәк мәсьәләсе дигән иде.

    Россиядә дүрт көнлек эш атнасына күчү мәсьәләсе РФ Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссиясендә тикшерелми, дип хәбәр итте РИА Новости комиссиянең профсоюз ягы координаторы урынбасары Нина Кузьмина.

    Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов (ЛДПР) элегрәк РИА Новости агентлыгына 4 көнлек эш атнасына күчү - якын киләчәк мәсьәләсе дигән иде.

    РФ Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссиядә дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу барамы дигән сорауга «юк», - дип җавап бирде Кузьмина.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: