Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Профилактика гомерне саклап калырга мөмкин

Совет чорында спорт, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә җәмгыятьне активлаштыруга юнәлдерелгән ирекле берләшмәләргә керү намус эше булып саналган.

Алар арасында Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте (ВДПО) дә була. Шул вакыттан бирле күпме еллар узган. Бүген бу оешма бармы? Ул нинди эш башкара? Бу хакта әлеге иҗтимагый оешманың Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Михаил Пименов белән әңгәмә корабыз.

– Җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе – янгыннарны кисәтү. Янгын чыкмасын өчен, алдан эшләргә кирәк. Сер түгел, янгыннарның күбесе балалар шуклыгы аркасында килеп чыга. Профилактикалау планында җәмгыятьнең үсеп килүче буынны тәрбияләү буенча эшчәнлеге, мәктәп укучыларында куркынычсыз тәртип күнекмәләре формалаштыру зур әһәмияткә ия.

–Балалар белән профилактикалауның нинди алымнарын кулланасыз?

– Алар гади һәм аңлаешлы. Шул ук вакытта бу чаралар кызыклы булырга, балаларны бу тема белән җәлеп итәргә, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырганны уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Мисал өчен, республика ирекле янгын сүндерү оешмасы даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем конкурслары үткәрә. Аксубай балалары аларда актив катнаша. Быелгы конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы авторлар арасына безнең районнан өч бала керде. Республика җәмгыятеннән грамоталарны мәктәпләрдә тантаналы шартларда тапшырачакбыз.

Шулай ук мәк тәп ук у чылары өчен театральләштерелгән тамашалар оештырабыз, аларны профессиональ актерлар алып бара. Бу чаралар бик җанлы һәм актив уза. Сюжет линияләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә китерә. Ул баланың көндәлек тормышында да беркетелергә тиеш.

Шулай ук профилактиканың мөһим юнәлешләренең берсе – янгынга каршы датчиклар кую. Без аларны күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең йортларында бушлай урнаштырабыз. Торакта теләсә нинди төтенләү каты сигнал тудырачак. Аны күршеләр дә ишетә ала. Бу датчиклар ярдәмендә, янгын вакытында бетерелергә мөмкин, ә бәлагә кадәр барып җитмәячәк.

Профилактик эшкә безнең оешманың зур тырышлыгы һәм матди чаралары юнәлтелгән. Әмма шуның аркасында бер генә кеше гомере сакланса да, без бу эшне башкардык дип санаячакбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев