Аксубаево
  • Рус Тат
  • Профессор коррупция темасын ачты

    ТРда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча дәүләт программасы кысаларында районда өйрәнү семинары булып узды.

    Аны В.Г. Тимирясов исемендәге икътисад һәм хокук институты проректоры, юридик фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасында корруциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү буенча комиссия әгъзасы Игорь Бикеев үткәрде.

    Семинар эшендә авыл җирлекләре башлыклары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашты. Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Очрашу кызыклы, эшлекле мохиттә узды. Аудитория республикада коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләренә багышланган чыгышны зур кызыксыну белән тыңлады.

    Лектор яклар арасында килеп туган типовой хәлләргә аерым игътибар бирде. Җәмгыятьтә борчу тудырган проблемаларны докладчы аңлаешлы формада ачты. Россия Федерациясе һәм чит илләрдә кулланылган коррупциягә каршы көрәш буенча мисаллар китерде. Чыгыш барышында тыңлаучылар сораулар бирделәр. Аларны гамәлдәге коррупциягә каршы законнарны хокуки куллану үзенчәлекләре, мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу чаралары кызыксындырды.

    – Сезнең район безнең өчен үзенчәлекле, – диде ул. – Миңа коррупциягә каршы сәясәт буенча агарту эшендә нәкъ менә биредә катнашу бик күңелле. Чөнки Аксубай – безнең институтка нигез салучы Виталий Тимирясовның ватаны.

    Әлеге очрашу истәлеге итеп, Игорь Бикеев институт исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка, Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенә бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: