Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Проблемаларны үзебез хәл итәргә тиеш

Яңа Ибрай авыл җирлегендә традицион халык җыены узды.

Гадәттә, халык җыеннарында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә.

Яңа Ибрай авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров 2020 нче елга муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешенә анализ ясады һәм 2021 елга төп үсеш юнәлешләре белән таныштырды.

Җирлек территориясендә 1306 кеше исәпләнә. Җирлекнең демографик хәле шатландырмый. 2020 елда 4 бала туган, 27 кеше вафат булган.

Бүгенгесе көндә шәхси хуҗалыкларда 340 мөгезле эре терлек бар, шуларның 160ы савым сыеры. Умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Күп халыкның керем өлешен авыл хуҗлыгы продуктлары җитештереп сату тәшкил итә. Җитештерелгән продукцияне Казан базарларына алып барып сату мөмкинчелеге дә бар. Савым сыерлары, кәҗәләр, кош-корт сатып алган өчен субсидияләр бирү каралган дәүләт программалары эшли.

Авыл халкында 53 трактор, 17 йөк машинасы исәпләнелә. Авылда 3 КФХ эшләп килә, Ильяс Сөләймановның гаилә фермасы сөт җитештерү белән шөгыльләнә, 5 кешегә эш урыны булдырды, бүгенгесе көндә роботлаштырылган ферма төзү белән мәшгуль, Җәүдәт Сабиров халыктан сөт җыеп сыр ясый, ит каклау, казылык ясау белән шөгыльләнә, 4 кешене эш урыны белән тәэмин иткән.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын онлайн режимда билгеләп үткәннәр. Пандемия сәбәпле, Татарстан Президенты тарафыннан үткәрелгән “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында мохтаҗларга азык-төлек продуктлары таратылган, өлкәннәргә дарулар, кибеттән азык-төлек алып кайтып биргәннәр, пенсионерлардан төркем туплап компьютер белән эшләргә өйрәтүләр оештырылган.

Авыл зиратын карт агачлардан чистарту эшләре башкарылган. Авылдан Аксубайга автобус маршруты йөрүен дәвам итә.

Үзара салым акчасы тулысынча реферемндумда каралган проблемаларны хәл итүгә тотылган. Урамнарга җәю өчен вак таш, яктырткычлар сатып алыган, кышын юлларны кардан чистартуга килешү төзелгән, буа буылган, су челтәрләре ремонтланган. Авылдашлар көче белән балалар уен мәйданчыгы пәйда булган, клуб котельныена косметик ремонт ясалган, сулыкларга ике телдә язылган табличкалар куелган.

Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хезмәт батырлары һөрмәтенә “Батырлар аллеясе”н төзүне быел тәмамларга ниятлиләр.

ФАПка медицина хезмәткәре таләп ителә, эшкә килергә теләүчеләр өчен “Земский доктор” программасы буенча өстенлекләр каралган. Авыл мәдәният йортында да сәнгать җитәкчесе вазыйфасы әлегә буш тора. Су челтәрен яңартуны дәвам итәргә, мәктәп янындагы күпергә капиталь ремонт, мәдәният йортының җылылык челтәрен, идәнтүшәмен, урындыкларын тулысынча алмаштырырга кирәк.

Утырышта чыгыш ясаган районның баш табибы Марсель Ислямов, халыкны үз сәламәтекләре турында кайгыртырга, коронавирустан вакцина ясатырга өндәде.

Урман хуҗалыгы вәкиле урманнарда янгыннарны булдырмау турындагы доклад белән чыгыш ясады.

2022 елда Яңа Ибрай авылына нигез салынуга 370 ел тула, истәлекле дата уңаеннан “Авыл көне “ уздыру турында тәкъдим яңгырады.

– Бергә ярдәмләшеп эшләргә кирәк, үз проблемаларыбызны үзебезгә хәл итәргә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. Ул мәдәният йортын ремонтлауда ярдәм итәргә ышандырды. Демографиянең аяныч булуын билгеләп үтте.

Утырыш азагында Яңа Ибрай янгын сүндерү посты җитәкчесе Наил Якуповка, авыл активы Рафаэль Гатауллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары, балалар бакчасы хезмәткәре Кадрия Гыйззәтуллинага җирлек Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X