Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прививка ясатмаучыларның 26 проценты эшен саклап калу хакына вакцинация узарга әзер

Шуңа да карамастан, респондентларның 64 проценты мәҗбүри вакцинация кертүгә карата тискәре мөнәсәбәттә тора.

Прививка ясатмаган татарстанлыларның 26 проценты эшен саклап калу яки эшкә урнашу өчен вакцинация узарга әзер. Өстәвенә, прививка ясатырга әзер булган ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк. Сату өлкәсендә эшләүчеләр арасында эш урынын саклап калу хакына вакцинация узарга теләүчеләр аеруча күп.

Шуңа да карамастан, hh.ru сервисы тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 64 проценты мәҗбүри вакцинация кертүгә карата тискәре мөнәсәбәттә тора.

«„Персонал белән идарә итү, тренинглар“, „Юристлар“, „Эшче персонал“ һәм „Туризм, кунакханәләр, рестораннар“ кебек һөнәри өлкәләр арасында мәжбүри вакцинациягә каршы булучылар күбрәк. Респондентларның җавапларыннан күренгәнчә, эш бирүчеләрнең 41 проценты үз хезмәткәрләрен вакцинация узарга мәҗбүр иткән яки моны эшләргә куша», - диелә хәбәрдә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X