Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Прививка сәламәтлек өчен кирәк

Роспотребнадзор районның хезмәт коллективларында очрашулар оештыра. Вакцинация мәсьәләсе буенча чираттагы очрашу «Аксубай» агрофирмасының «Трудолюбово» бүлегендә узды.

Терлекчеләр белән турыдан-туры аралашуга агрофирма җитәкчесе Әсгать Габдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов һәм Роспотребнадзор Идарәсенең Аксубай районындагы бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов килде.

Агрофирмада әкренләп коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыру бара, әмма, прививка ясатучылар проценты әлегә зур түгел. Авыл кешеләрен барыннан да бигрәк социаль челтәрләрдән һәм мессенджерлардан ялган яңалыклар куркуга сала. Медицинадан ерак булган кешеләр экраннардан куркыныч уйдырмалар сөйлиләр.

Район халкына кайсы ялган, кайда дөреслек булуын аерырга Роспотребнадзор һәм медиклар ярдәм итә. Андрей Тимирясов сөйләвенчә, ул 2020 елның декабрь аенда ук беренче тапкыр үз теләкләре белән прививка ясатучылар арасында булган. Терлекчеләр арасында инде икешәр тапкыр прививка ясатучылар да бар.

– Ә нәрсә, кемне көтәргә? Коронавирус белән кайчан чирләрмен икән, дип куркып яшәргәме? Прививканы нормаль кичердек, бераз температура булды, – дип бүлештеләр терлекчеләр арасыннан ике хатын-кыз һәм бер ир-ат.

Кайберләрендә гипертония һәм шикәр диабеты булганда прививка ясатырга ярыймы, аны кайчан салдырсаң яхшырак һәм ни өчен кайбер кешеләр вакцина куйдырганнан соң чирләделәр, дигән сораулар туды.

–Иммунитет 42 көн дәвамында формалаша, шуңа күрә прививкадан соң халык күп була торган урыннарга битлексез бармаска кирәк, чөнки кеше әле дә коронавирус алдында көчле булмый һәм авырып китү ихтималы зур, – дип аңлатты Роспотребнадзор белгече. – Гипертония прививка ясатмау өчен сәбәп түгел. Шикәр диабеты белән авыручылар – куркыныч төркемдә – аларга табиб белән киңәшләшкәннән соң прививка ясатырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев