Аксубаево
  • Рус Тат
  • Приставлар автомобильне кулга алган

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләмәү тагын бер штраф салуны гына үз эченә алып калмыйча, ә автомобильне кулга алу һәм хәтта чит илгә чыгуны да чикли.

    Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре 2020 елның биш аенда барлыгы 81 беркетмә төзегән. 4 материал буенча арест билгеләнгән, 16сы – мәҗбүри эшләр, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган.

    ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә бер транспорт чарасына арест салган. Канун буенча административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, аны салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

    Аны вакытында түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә административ штраф салуга, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә.

    Җәзаның котылгысыз булуы өчен дәүләт автоинспекторлары белән беррәттән суд приставлары хезмәтләре дә көрәшә. Хокук бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф т үләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнүгә дучар булла ала. Штрафлар буенча бурычны түләттерүдә, соңыннан бурычны каплату өчен сатып җибәрелергә мөмкин булган транспорт чарасын кулга алу кебек алым да актив кулланыла.

    Күңелсезлекләр булмасын өчен, ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

     

    Фото: архив.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: