Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Премьер-министр Михаил Мишустин милли проектларны үтәү темпларын көчәйтергә чакырды

Хөкүмәттә яңа составтагы беренче утырыш узды.

Михаил Мишустин булачак эш юнәлеше буенча Хөкүмәтнең беренче җыелышын үткәрде, алар арасында – милли проектларны активрак гамәлгә ашыру.
Мишустин сүзләренә караганда, кешеләр якын арада үз тормышларында һәм үз тирәләрендәге үзгәрешләрне сизсен өчен, милли проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк.
Хөкүмәт әгъзалары милли максатларны тормышка ашыру өчен шәхси җаваплылык тоталар, дип билгеләп үтелде.
Шулай ук Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычларны тиз арада тормышка ашыруга керешүгә дә игътибар бирелде. Балалалы гаиләләргә ярдәм итү, гражданнарның керемнәре арту, сыйфатлы белем бирү һәм сәламәтлек саклау - илебез халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә беренче урында тора. Яңа Премьер шулай ук икътисад үсешен күтәрү өстенлекнең тагын бер юнәлеше дип атады.

Чыганак: "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X