Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сабан туе бизәкләре

Якшәмбе көнне Аксубай мәйданы район халкын һәм кунакларны үзенә җыйды.

Кешеләр гаиләләре, дуслары белән мәйданга агылды. Быелгысы тантана тагын да уңайлырак шартларда үтте, чөнки  халык бәйрәм иткән территория берникадәр үзгәрешләр кичерде, яңа корылмалар барлыкка килде: заманча трибуна, елга аша күпер. Кояшлы, җылы җәйгә сусаган халыкны бу көнне һава торышы сөендерде. “Көн тәртибе“ – елдагыча мәдәни программаны, спорт ярышларын, милли уеннарны, көч сынашуларны үз эченә алды. Боларның барысын да бәйрәмне тантаналы төстә ачканнан соң күзәтү мөмкин булды.

Сабан туен  Көньяк төбәге казые, районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров ачты. Ул игенчеләрнең мул уңыш җыеп алуларын, илгә-көнгә тынычлык, бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да сәламәтлек теләде. Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев кыр хезмәтчәннәренә авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, кырларның мул уңыш бирүен, авылда яшәгән һәм эшләгән бар халыкка иминлек, исәнлек-саулык теләде.

БӘЙРӘМ АЧЫЛДЫ
Моңлы көй астында хәтфә чирәм өстенә милли костюмнар кигән үзешчән артистлар сибелде. Халыкларның бердәмлеген, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үз эченә алган тамаша районда төрле милләт кешеләренең тату яшәүләрен, мәдәниятнең үсеш алуын чагылдырды. Яшел чирәм өстендә мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында башкарылган җырлы-биюле композиция күңелләрне дәртләндерде. Артистларның милли киемнәреннән һәм матур хәрәкәтләр ясауларыннан күзләр камашты. Рус халыкларына хас ипи-тоз, татарларның чәк-чәге, чуаш халыкларының милли эчемлеге куас безнең төбәктә яшәгән халыкларның кунакчыллыгын дәлилли. Борынгыдан килгән йола – сөлге җыю – бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле булды. 

СПОРТЧЫЛАРГА — АЛКЫШЛАР
Аксубайлыларның спорттагы уңышлары район чикләрендә дә яхшы билгеле.
Мәйдан буйлап ТРның физик культура отличнигы Нияз Хисмәтов җитәкләгән спортчылар парады үтте. Алар арасында иң яхшы волейболчылар, хоккейчылар, самбочылар, бадминтончылар, чаңгычылар, җиңел атлетчылар, футболчылар, баскетболчылар, йөзүчеләр. Алар республика, Россия дәрәҗәсендәге абруйлы ярышларда, турнирларда җиңүләргә ирешеп һәм призлы урыннарны алып, район данын яклыйлар. Аларның исемнәре, фоторәсемнәре безнең гәзит битләреннән төшми. Спортчылар белән беррәттән, спорт казанышларында исемнәре яхшы таныш тренер-остазлар да атлады. Болар – Рәис Бикушев, Владимир Альметкин, Владимир Кожеманов, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Александр Скворцов, Җәмил Сәйфуллин, Рәис Бикулов, Геннадий Леонтьев, Фәрхат Гайнуллин, Валерий Павлов, Сергей Мальков.

КУНАКЛАР – РӘХИМ ИТЕГЕЗ
Сабан бәйрәмен аксубайлылар белән уртаклашырга кунаклар, рәсми  затлар һәм  җәмәгать эшлеклеләре килде. Алар арасында  – РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр Владимир Леонов, аның урынбасары, якташыбыз Алмаз Минеголов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Шамил Яһудин, Хафиз Мингалимов, Таһир Хадиев, Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев, “ТАТЕХ“ АҖ генераль директоры Ирек Хәйруллин, “ГНСК“ ҖЧҖ генераль директоры Сергей  Завейборода, Димитровград каласыннан делегация, Аксубай районында туып үскән атаклы якташлар, районның Мактаулы гражданнары һәм ветераннары.

– Сабан туе – ул милли традицияләр мирасы, табигатьнең уянуы, кунакчыллык, кыр хезмәтчәннәренә дан җырлау, – дип билгеләп үтте үзенең бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов.  – Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре авырлыкларга карамастан, чәчү кампаниясен вакытында төгәлләделәр. Бу – йөзләгән кешенең бәя биреп бетергесез  зур хезмәте. Сез булачак уңышка нигез салдыгыз! Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин аксубайлыларны татар халкының йөзек кашы булган Сабан туе белән ихластан котлады. Бәйрәмгә килүчеләр  ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леоновны кул чабып сәламләделәр. Ул  ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды.
Ульян өлкәсе вәкилләре Аксубай районы җитәкчелегенә һәм халкына Димитровград шәһәрендә Сабан туен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм район башлыгы Камил Гилмановка истәлекле бүләк тапшырдылар.

ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН БҮЛӘК
Татарстан Республикасы Гимны яңгырады. Сабан туе әләмен күтәрү хөрмәтенә гадәттә алдынгы игенчеләр лаек була. Бу миссияне  “Аксу Агро“ ҖЧҖ механизаторы Рамил Гатауллин һәм “Восходящая заря“ АФ механизаторы Юрий Матросов үтәделәр.

Сабан туеның төп геройлары – үзләренең һәркөнлек фидакарь хезмәтләре белән авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш керткән кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, агрономнар, машина йөртүчеләр, терлекчеләр һәм шулай ук үзенең хезмәте белән агрокомплексларның уңышлы эшләвенә ярдәм итүчеләр.

Йөзләгән кешенең көчле алкышлавы астында районның авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре – “Аксу Агро“ АФдан: Фәрхат Сәмигуллов, Гөлчәчәк Рәхимова, Евгений Андреев, Рәис Мифтәхов, Рамил Гатауллин, Фәнис Мирҗанов, Сәрия Питукина, Юрий Анорьев; “Восходящая заря“ АФдан: Давыт Сөләйманов, Николай Копонев, Юрий Матросов Александр Елисеев, Наталия Власова, Татьяна Сулбаева; “Аксубай“ АФдан: Гомәр Гелметдинов, Илһам Хамәтҗанов, Вячеслав Ильдимиров, Валентин Гуляков, Алексей Герасимов, Любовь Васильева, Светлана Кузьмина,  шулай ук Илшат Сәгыйров (“Актай“), Илфик Натиев (“Сөлчә“), Николай Харитонов (“Колос“), Наил Ибраһимов (“Сафин М.С. “КФХсы), Андрей Филиппов, Ленар Нуртдинов (“Волга-Селект“), Илүс Исмәгыйлев (АТУТ) мәйданга чыктылар. Хезмәтчәннәргә  район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәйданда шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләп, район үсешенә саллы өлеш керткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм юбилярларны да хөрмәтләделәр. Алар арасында – авыл хуҗалыгы производствосы ветераны, районның Мактаулы гражданины Фаик Хәмзин, район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Леонид Жуков, авыл хуҗалыгы идарәсе ветераны Хисбулла Сөнгатуллин, “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы район гәзите редакциясе хәбәрчесе Зинаида Леонтьева, УСХиПның кадрлар буенча консультанты Гөлнур Кәлимуллина, Федоровка интернат-йорты директоры Рузилә Бәширова, район финанс бюджет палатасының исәп һәм хисап бүлеге җитәкчесе Зилә Хәмидуллина, спорт ветераны, ДЮСШ тренер-педагогы Геннадий Леонтьев.

МИЛЛИ ИШЕГАЛЛАРЫ
Традицион милли мәдәният шәһәрчекләре иртәдән үк кунакларны көтте. Тантананың рәсми өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы вакыйгалар нәкъ менә монда башланды да инде. Һәр ишегалды хуҗасы кунакларны милли ашлардан авыз итәргә, яраткан көйләр астына биергә чакырды. Ә чуашлар ишегалдында дәртле бию белән бергә, “команда әгъзалары“ футбол матчы да оештырдылар! Күңел ачулар кызганнан-кыза барды.

ДИСТАНЦИЯДӘ – узыш атлары
Сабан туе ипподромы ат спортын яратучыларны үзенә җыйды. Ә бу –  бәйрәмдә катнашучыларның яртысы дияргә була. Мондый ярышлар  атларның  башларын горур тотып йөгерүләрен күзәтүдән тәэсирләнергә, һәр чабышкы өчен җан атарга мәҗбүр итте. Ипподромда  көндәшлек, азартлык хөкем сөрде. Моңа охшаш көч сынашулар елга бер тапкыр үтә һәм сер түгел, җанатарларның күпчелеге бирегә күтәренке кәеф алыр өчен килә.

БАТЫРНЫҢ ИСЕМЕ ЯҢГЫРАДЫ
Сабан туе программасына  көрәш келәмендә бил алышу нокта куйды. Сабан туе батыры исемен алу өчен яшь спорт сөючеләр дә, узган елларда батыр калган көрәшчеләр дә көч сынашты. Яшел келәмдәге көрәш онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Көрәшне йөзләгән кеше күзәтте һәм җанатарлар һәр кискен мизгелгә шау-гөр килеп йогынты ясады. Батырның исеме билгеле булды –  көндәшләренә, хәтта  бертуганы Илнурга да җиңү мөмкинлеге калдырмыйча, Илсур Сафин Сабан туеның төп батыры булды. Бу аның район Сабан туенда бишенче җиңүе!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев