Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Полициядә хезмәт итү – абруйлы

Полициядә хезмәт итү һәрчак чын ир-егетләр эше булып саналды.

Безнең күбебез муровка бүлегеннән яшь фронтовик Володя Шарапов турындагы «Место встречи изменить нельзя» фильмын бар күңелен биреп карады, бөтен Советлар Союзы буенча Кротов хәрби җинаятьчесен аулаган «Противостояние» картинасыннан полковник Владислав Костенкога сокланды. Бу фильмнарда погонлы кешеләрнең батырлыгына һәм кыюлыгына сокланып, бер генә буын үсмәде.

Бүгенге көндә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә сайлап алу критерийлары нинди, офицер булу ни дәрәҗәдә реаль һәм полициядә вакансияләр бармы – без Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән шул хакта әңгәмә корабыз.

– Илгиз Ислян улы, полициядә хезмәт итәргә хыялланучылар өчен эш бармы?

– Бүгенге көндә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә полициянең участок вәкилләре, вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәре, полиция хезмәткәре (машина йөртүче) кирәк.

– Бүген эчке эшләр органнарына сайлап алу критерийлары нинди?

– Полициядә хезмәт итү өчен урта белемле 18-40 яшьлек Россия Федерациясе гражданнарын чакырабыз. Әлбәттә ки, хөкем ителмәгән, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителмәгән, сәламәтлеге буенча дәүләт хезмәтенә яраклы кешеләрне.

– Бүгенге көндә полиция хезмәткәре һөнәре нәрсәсе белән кызыктыра?

– Бу лаеклы хезмәт хакы, 20 ел эшләгәндә пенсиягә чыгу мөмкинлеге (югары уку йортларында белем алу һәм РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү чоры шулай ук озак еллар эшләгән өчен эш стажына кертелә). Сүз уңаенда, хезмәт хакы елдан-ел арта, матди ярдәм дә түләнә. Хезмәткәрләрнең түләүле ялы – 40 көннән алып, өстәмә яллар да бар. Полиция хезмәткәрләренә түләүсез медицина ярдәме, дәүләт тарафыннан тормышны иминиятләштерү, тулы социаль пакет, ведомство уку йортларында бушлай югары белем алу гарантияләнә. Ә гражданнар югары уку йортларында укыган вакытта түләүле уку ялы бирелә. Хезмәткәрләргә торак наймы буенча чыгымнар тулысынча яисә өлешчә компенсацияләнә, балалар бакчаларында урыннар бүлгәндә ташламалар ясала. Бездә хезмәттә үсеш перспективасы бар. Безнең һөнәрдә остазлык киң таралган. Бүгенге көндә офицерлар составы теләсә нинди бурычны хәл итә ала, шул исәптән яшь хезмәткәрләргә тәҗрибә тапшыру буенча да.

– Полициядә хезмәт итәргә теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

– Һәр кандидат белән әңгәмәне шәхсән үзем үткәрәм. Без эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләгән яшь, перспективалы егетләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Беләм, безнең районда андыйлар, һичшиксез, бар. Кизү частена мөрәҗәгать итәргә, кадрлар мәсьәләсе буенча килү турында әйтергә кирәк. Шәһәргә китү варианты һәркемнең дә бар. Эшебез җиңел дип өметләндермим, авырлыклар бар, әмма җиңеп булмаслык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев