Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Полициядә хатын-кызлар да эшли

Батыр, курку белмәс, көчле ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да хезмәт алып бара.

Һөнәри бәйрәм алдыннан без сүзне полиция хезмәткәрләренең үзләренә бирдек – бүлек тормышын алар ничек күзаллыйлар, ничек иң яхшы хезмәткәрләр булып саналалар һәм бер үк вакытта алар бит әле “күп балалы әни” статусын да йөртәләр, шул рәвешле без аларга үзләре һәм иптәшләре турында сөйләү мөмкинлеге бирдек.

Илсөя Бикмөхәммәтова, ИАЗ өлкән инспекторы, капитан:

- Көн иртәнге сәгать биштә башлана – бер үк вакытта плитәдә иртәнге аш та, төшке аш та әзерләнә, шунда үтүклим дә, өлкән улларымны – мәктәпкә, кечкенә кызымны балалар бакчасына озатам. Якшәмбе көнне без, барлык хатын-кызлар кебек үк, җыештырырга, өй эшләрен башкарырга тырышабыз һәм, әлбәттә инде, яраткан ирем, балаларым өчен камыр ризыклары әзерләргә тырышам.

Әгәр хәвеф салалар икән? Бу безнең әти-әниләр өчен дә борчулы көн, балалар алар белән кала, булышканнары өчен бик зур рәхмәт. Полициядә хезмәт итәргә махсус әзерләнмәдем, әмма туган Шәрбән мәктәбе укытучыларына физик әзерлек өчен рәхмәтем чиксез. Бу хәзер дә бик ярдәм итә, чөнки без атна саен спорт залында шөгыльләнәбез һәм квартал саен физик әзерлек буенча зачетлар тапшырабыз. Беләсезме, безнең эштә дә бер гаилә кебек, үзебезнең остазларыбыз – өлкән хезмәттәшләребез бар, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтеп, ярдәмләшеп эшлибез.

Алиса Исаншина, инспектор, өлкән лейтенант:

– Мин полициягә абыем эзеннән килдем – миңа аның киеме ошый иде. Балалар, үсмерләр белән эшлим. Хәзерге вакытта ПДНда 11 кеше исәптә тора. Балалар – төрле. Яхшы ата-аналарның да авыр балалары булырга мөмкин, проблемалы гаиләләрдә дә лаеклы балалар үсә. Ата-аналар, балалар белән профәңгәмәләр үткәрәбез, еш очракта полиция хезмәткәре буларак түгел, ә тәрбияче буларак.

Яшүсмергә туры юлдан тайпылу бик җиңел, бигрәк тә компаниягә эләккәндә, яки үзен өлкән итеп күрсәтергә тырышып, кайбер очракларда гаиләдәге аңлашылмаучанлык та моңа этәрергә мөмкин. Минем хезмәт стажым ике ел гына. Тәҗрибәле хезмәттәшләрем ярдәм кулы сузалар.

Любовь Турлукова, штаб җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы:

– Милициягә 1992 елда килдем. Директор булып эшләгән мәктәптә караклык кылынды һәм шул вакытта милиция җитәкчесе Николай Прончатов мине ПДН инспекторы итеп эшкә чакырды. Безнең бүлектә минем кебек озак эшләүче ике кеше бар – мин һәм подполковник Семенов. Эшләр өчен шартлар тудырылган, хезмәт хакы лаеклы. Телевизор экраннарыннан полиция хезмәткәрләре оборазын ничек кенә күрсәтмәсеннәр, безнең хезмәткәрләрнең барысы да тәртипле, намсулы, җаваплы. 2019 елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча авыл районнары арасында безнең район өченче урынны алып тора.

Бу һәр хезмәткәрнең һөнәри осталык дәрәҗәсе. Бездә коллектив дус, кадрлар алмашы юк. 27 еллык хезмәт чорында нәрсә үзгәрдеме? Минемчә, кешеләр бер-берсенә карата битараф, күршеләре сугышалармы, балалар елыймы-көләме, бөтенләй игътибар итмиләр, һәр гаилә аерым дөньяда яшәгән кебек. Әгәр дә ниндидер күңелсезлек килеп чыга һәм бу хакта ишетеп, вакытында сигнал бирелсә, без көндәлек тормышта килеп чыккан җинаятьләрне булдырмый кала алыр идек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев