Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе хезмәттә

Пагонлы кешеләр өчен бәйрәмнәр юк, аларга яллар да сирәк эләгә.

Һөнәри бәйрәм алдыннан без сүзне полиция хезмәткәрләренең үзләренә бирдек – бүлек тормышын алар ничек күзаллыйлар, ничек иң яхшы хезмәткәрләр булып саналалар, шул рәвешле без аларга үзләре һәм иптәшләре турында сөйләү мөмкинлеге бирдек.

Александр Маркитанов, оператив кизү торучы, прапорщик:

– Хезмәт, хезмәт инде, эшемне башкалар кебек үк башкарам (редакциядән: бүлек җитәкчесе, Александрны эш күрсәткечләре, спорттагы казанышлары буенча иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе буларак билгеләп үтте, әмма ул бик тыйнак һәм аз сүзле).

Илшат Сибгатуллин, ЮХИДИ бүлегенең ИАЗ буенча өлкән инспекторы, полиция капитаны:

– Эшлибез! Форсаттан файдаланып, машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтер идем, бер-берләренә карата ихтирамлы булсыннар иде, юллардагы иминлек барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның да үзләрен тәртипле тотуларына бәйле бит.

Беренче чиратта, без – өлкәннәр өлге булырга тиеш, чөнки балалар өлкәннәрдән үрнәк алалар. Куркыныч маневрлар ясамаска, чәнки без шул рәвешле үзебезне генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан башка гаепсез кешеләрнең гомерен дә куркыныч астына куябыз, шул исәптән балаларныкын да!

Сергей Симаков, сорау алу төркеме сорау алучысы, өлкән лейтенант:

– Ел башыннан без 60 тан артык эшне тикшердек, 48 ен судка җибәрдек. Кабаттан исерек килеш руль артына утыручылар бихисап. Ә күптән түгел шундый очрак булды, Мәскәүдә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган район кешесен җаваплылыкка тарттык. Ялган таныклык белән ул бер ел йөргән. Трассада күрше район хезмәткәрләре документларны тикшергән вакытта эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев