Аксубаево
  • Рус Тат
  • Полиция хезмәткәрләре портфельләр тапшырдылар

    Аксубай полиция хезмәткәрләре Белем көне алдыннан “Укырга барырга ярдәм ит“ Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

    Бу – аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары һәм киемнәр сатып алуда ярдәм күрсәтү максатларыннан һәр ел саен уздырылган хәйрия акциясе.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәр елны әлеге акциядә катнашалар – быел алар 4 портфель җыйдылар һәм аларны Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче, Түбән Татар Майнасы, Яңа Аксубай һәм Иске Ильдеряк мәктәпләренә укырга баручыларга тапшырдылар.

    Полиция хезмәткәрләре балаларга укуларында уңышлар һәм киләчәктә үз эшләренең осталары булырга ярдәм итәчәк  кирәкле барлык белемне алуларын теләделәр.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: