Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Полиция хезмәткәрләре гомумгарнизон разводын уздырдылар

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге бүлекчәләренең гарнизон разводы район үзәгенең Романов урамында узды.

Биредә ТР ЭЭМ логотибы төшерелгән автомобильләр һәм тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре тигез сафка тезелеп басты.
Гомумгарнизон разводына массакүләм чаралар, бәйрәмнәр үткәрү чорында һәм ял көннәрендә полиция хезмәткәрләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре  булган ирекле халык дружинасы активистларын да чакырдылар.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча), полиция подполковнигы Владимир Семенов шәхси составны райондагы оператив хәл белән таныштырды. Бүлекчәләрнең гомумгарнизон разводы җәмәгать урыннарында кварталга бер тапкыр уздырыла, бу кешеләр полиция хезмәткәрләренең районда җәмәгать иминлеге сагында торуын күрсеннәр һәм белсеннәр өчен эшләнә, дип билгеләп үтте.
Уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Илшат Хафизов, халыкның уяу булуы – җинаятьләрне кисәтүдә һәм кылынган җинаятьләрне ачуда беренче ярдәм дип ассызыклап үтеп, җыелучыларга эзләүдә булган затлар турында мәгълүматлар бирде. 
Разводка районның ирекле халык дружинасы җитәкчесе Сергей Александровны да чакырдылар. Бүгенгесе көнгә районда 21 ирекле халык дружинасы оешкан, аларның сафында 240 тан артык кеше исәпләнә, Аксубайда – 120  дән артык кеше.
– Гади кешеләр халык дружинасы формасын кия һәм офицерлар патруле белән бергә район гына түгел, авыллар урамнарына да чыга икән (ирекле халык дружиналары авыл муниципаль берәмлекләрендә дә булдырлган) – тынычрак була башлый. Гадәттә, дружиначылар сафында – тәртипле, хөрмәтле, абруйлы кешеләр, алар янында гражданнар җинаять кылырга батырчылык итмиләр, – дип билгеләп үтте Сергей Александров.
Подполковник Владимир Семенов үзара хезмәттәшлек өчен Сергей Александровка рәхмәт белдерде һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчелегеннән Рәхмәт хаты тапшырды.
Халык дружинасы бүген – халыкныкы дигән исемне горур йөртү генә түгел,  алар таныклыкка да ия, утны кире кайтаргыч элементлар белән  махсус кием һәм мәҗбүри атрибут – җиңгә бәйләп куела торган тасма киеп йөри. Дружиначылар полиция хезмәткәрләренә хокук тәртибе салуда ярдәм күрсәтәләр – атнага өч тапкыр кичке вакытта һәм массакүләм бәйрәм чаралары вакытында оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре офицерлар патруле белән берлектә кизү торырга чыгалар.
Ирекле халык дружинасы штабы җитәкчесе Шамил Сәхабетдинов билгеләп үткәнчә, ел башыннан офицерлар патруле белән алар тарафыннан 7 административ хокук бозу ачыкланган. 
Ирекле халык дружинасы тарихы ерак 1959 елда башланып китә, ул елның язында СССР Министрлар Советының “Хезмәт ияләренең  илдәге җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында“гы карары кабул ителә.
Гадәт буенча елга бер тапкыр гарнизон разводында 15-20 ел эшләгән иң яхшы ирекле халык дружиначыларын бүләклиләр – ЭЭМ җитәкчелегеннән һәрберсенә кызыксындыру премиясе бирелә. Бу матур гадәтне быел да урап үтмәделәр. Бүләкләнүчеләр арасында – 15 кеше, шул исәптән безнең гәзит мөхәррире Айдар Моратшин (ул 15 елдан бирле дружиначылар сафында) һәм мөхәррир урынбасары Людмила Жаренова (аның дружиначылык тәҗрибәсе 20 елдан артык) да бар.
Людмила ЖАРЕНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев