Аксубаево
  • Рус Тат
  • Полиция хезмәткәрләре бер ел эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегендә 2020 ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар.

    Бүлек җитәкчесе Илгиз Алмакаев, еллык башкарылган эшләргә йомгак ясау гына түгел, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эшләү дә шулай ук иң мөһиме, дип билгеләп үтте.

    Ул ведомствога караган һәр хезмәтнең эшен анализлады, уңай нәтиҗәләргә дә, эштәге хилафлыкларга да басым ясады.

    2020 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан кизү часте ашы 3 меңгә якын гариза һәм хәбәр, гражданнардан һәм оешмалардан кергән 52 язмача мөрәҗәгать тикшерелгән, бүлекнең миграция пунктына мөрәҗәгать иткән гражданнарга меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.

    Бер ел эчендә җинаятьләр саны 201дән 233кә кадәр арткан. Үсеш шәхескә каршы җинаятьләр, үтерү белән янау хисабына килеп чыккан.

    Җинаятьләрне ачу проценты кимегән, кылынган авыр һәм аерым авыр җинаятьләр саны арткан. Шулай итеп, гражданнарның банк картасыннан акча урлау очраклары 10нан 15кә кадәр, фатир басулар 6дан 7гә кадәр, үтерү очраклары 3тән 5кә кадәр арткан. Кеше үтерү һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү белән бәйле барлык җинаятьләр ачылган.

    Алар арасында кайнар эздән ачылган Аксубайда пенсионер әбине вәхшиләрчә үтерү дә бар. Гомуми суммасы ике миллионнан артык тәшкил иткән яңгырашлы гербицидлар урлау факты да ачылган.

    Банк карталарыннан акча урлауга килгәндә, полиция хезмәткәрләре профилактика эшләре планында чаң сугудан туктамый – ничек мошенниклар кармагына эләкмәү турында торак секторны әйләнеп чыкканда да, гражданнар җыеннарында да, хезмәт коллективлары җыелышларында да сөйләнә. Район газетасы полиция хезмәткәрләренең мошенниклык фактлары турындагы фактларын, шәрехнамәләрен даими урнаштыра, әмма кешеләр еш кына җиңел акча эшләү, ташламалы кредит алу нияте белән, алдакчылар кармагына эләгәләр, акчаны үз куллары белән мошенникларның электрон кесәләренә күчерәләр.

    Җинаятьчелекнең гомуми структурасында складлардан, кибетләрдән әйбер урлау очракларының, талау, янап акча алу, милекне аңлы рәвештә юк итү очракларының кимүен билгеләп үтәргә кирәк. 2020 елда законсыз корал әйләнеше өлкәсендә 5 җинаять, наркотикларның канунсыз әйләнеше линиясе буенча 4 җинаять очрагы ачыкланган.

    Бүлек эшчәнлегенә район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм Аксубай район суды рәисе Иршат Гиниятуллин үз бәяләрен бирделәр.

    Йомгаклау утырышында катнашкан район башлыгы Камил Гилманов, икътисади җинаятьләрне ачыклау, миграция законнары һәм экстремистик гамәлләрне булдырмау буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтеп, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге эшен уңай бәяләде.

    Утырыш казанышларны танудан башка узмады. Илшат Хафизов җитәкләгән җинаятьләрне эзләү бүлеге коллективы өченче категория районнар арасында ТР Эчке эшләр министрлыгыннан җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Җинаятьләрне үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе исеменнән актив хезмәттәшлек өчен участок вәкиле Илнур Гыйльметдинов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: