Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Почта хезмәткәрләре белән очраштык

Район почта элемтәсе челтәрендә узган чираттагы киңәшмәдә район газетасына язылу кампаниясенең барышы һәм үзара хезмәттәшлек алымнары турында фикер алыштылар.

Район почтальоннары ачык диалог барышында газета хезмәткәрләре белән басмага яздыру планнары, ташламалы бәядән язылу ункөнлеге, «ТАТМЕДИА» АҖ эгидасы астында уздырылган конкурсларда почтальоннарның катнашулары хакында сөйләштеләр.

Филиал җитәкчесе – «Авыл таңнары» гәзите баш мөхәррире Людмила Жаренова районның иң тырыш почтальоннарының берсе – Кәкре Күл почта бүлеге җитәкчесе дә, берүк вакытта почтальон да булып эшләүче Светлана Непомнящаяга бүләк тапшырды.

Ул эшләгән территориядә газета һәр йортка килә. Светлана почта элемтәсе тармагында җиде ел эшли, үзе билгеләп үткәнчә, эшендә аңа авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев һәм мәктәп директоры Наталья Купцова нык булышалар, алар җитәкләгән коллективлар һәр ярты еллыкта безнең газетага беренчеләрдән булып язылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев