Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Почта хезмәткәре яхшы хәбәрләр алып килә

Савгач почта бүлеге- районда иң яхшы почта бүлекләренең берсе. Шул исәптән “ Авыл таңнары” газетасына яздыру буенча алар алдынгылар рәтендә.

Бүлек белән Светлана Семенова идарә итә. Почта хезмәткәрләре 5 авылга – 450 гә якын хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Почта хезмәткәренең эше һәм сумкасының ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген безнең корреспондентыбыз белеште. 

- Без эштән зарланмыйбыз, эш кайда да авыр инде ул, - дип сөйли Светлана Семенова. 34 ел элек почтага эшкә килгәч, мин алай озак эшләрмен дип уйламаган идем, ә хәзер мин башка җирдә эшли алмаган да булыр идем дип уйлыйм. Әңгәмәгә аның хезмәттәшләре – хат ташучылар Наталья Семенова, Марина Сергеева, Татьяна Максимова, Нина Петрова да кушыла. Алар да бу хезмәттә яңа эшли башлаучылар түгел. Аларның һәрберсе үзләренең участокларында ничә пенсия алучы, нинди матбугатка язылуларын бик яхшы белә. 

Бу авыл хат ташучыларының тагын бер үзенчәлеге. Чөнки почта бүлекчәсе кечкенә авылларга да хезмәт күрсәтә,ә аларның күбесендә пенсионерлар гына яши. Хат ташучы өлкән яшьтәге һәм ялгыз кешеләргә иң якын  кешесе булып тора, чөнки алар үз проблемалары турында аларга сөйләр, ял итеп алып өчен чәй табынына дәшәр. Хат ташучылар көненә уннарча километр юл үтә бит. 

 - Кызганычка каршы, халык матбугатка элекке кебек язылмый инде, хатларны да сирәк язалар, - дип фикерләре белән уртаклашты алар. Шулай булса да безнең сумкаларыбыз буш түгел. Авылда хат ташучы пенсия һәм матбугаттан кала товар да китерә бит әле. Болар барысы да иң ышанычлы «транспорт» белән китерелә, хат ташучылар күп очракта җәяү йөри бит. Гәрчә почта бүлегеннән бистәләргә кадәр ераклык километрлар белән үлчәнсә дә. 

Һәр кешенең проблемасы булган кебек хат ташучыларныңда проблемалары бар. Бу  басмаларга бәяләр арту( пенсионерларның һәр тиене дә исәптә бит, хезмәт хаклары да кечкенә). Моңа өстәп язгы, көзге юлсызлык, кыш көне буран, әле җитмәсә урам тулы этләр. Хат ташучы  тулы ставкага эшләми бит, ә бары тик билгеләнгән график буенча гына эшли. Ә аларны барыбер һәр өйдә билгеләнгән вакытта көтәләр. Аларны Леонтьевлар - Наталья Сергеевна һәм Геннадий Павлович өендә дә көтәләр иде. Хат ташучы белән бергә безнең корреспондентыбыз да әлеге өйгә керде. 

Без хәбәрсез яшәмибез, район газетасын алдырабыз, безнең гаилә барлыкка килгәннән бирле әлеге газетага язылабыз. Безгә районыбыз, республикабыз ничек яшәгәнен белергә кирәк, - дип фикерләре белән уртаклашты пенсионер. Кайчандыр китаплар да, газеталар да булмас дигән иделәр.  Райондагы хәбәрләрне дә белмичә ничек яшәргә инде, “ Авыл таңнары” райондагы бердәнбер массакүләм хәбәрләр чарасы бит. Аның ышанычлы укучылары булып калыйк. 

Хат ташучы һәр йортка газеталар белән яхшы хәбәрләр кертүче дә бит. 2019 нчы елның икенче яртысына газетага язылу ачык. Газетага хат ташучылар аша да, почта бүлекләрендә дә язылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев