Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пневмония белән авыручылар статистикасын яше 65тән арткан затлар тулыландыра

    Бу атнада районда яңа коронавирус инфекциясенең тагын 2 очрагы теркәлгән.

    Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов сүзләренә караганда, ноябрь аенда авыручылар статистикасы октябрь ае дәрәҗәсендә.

    Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, күмәк иммунитет халыкның 60 проценты коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң гына формалаша, дип билгеләп үтте. Ә әлегә авыру очраклары, барыннан да элек, ике яклы үпкә ялкынсынуы авыруы белән авыручылар саны арта. Бу статистиканы өлкән яшьтәге кешеләр тулыландыра.

    Медиклар да, Роспотребнадзор белгечләре дә бу категория гражданнарга җәмәгать урыннарына бармаска һәм мөмкинлектән чыгып өйдә калырга киңәш итәләр. Барлык кешеләргә дә җәмәгать урыннарына битлексез бармаска һәм кулларны йогышсызландыру эремәсе белән ешрак эшкәртергә кирәк.

    Коронавирус йогышы таралуга юл куймау чараларын тормышка ашыру кысаларында районда дәүләт хисабына бушлай дарулар бирү дәвам итә, аларны волонтерлар, авылларда ФАП фельдшерлары китерә. Марсель Ислямов ышандырганча, барлык дару препаратлары да җитәрлек күләмдә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: