Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пицца пешерергә өйрәттеләр

Аксубайның «Хыял» приютында пицца пешерү буенча «Мастер-класс» узды».

«Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәр кунакны зур шатлык белән каршылыйлар. Ә Казан шәһәренең «Игелекле эш» Төбәк иҗтимагый оешмасы активистларын аеруча җылылык белән көтәләр. Һәр килүендә алар күтәренке кәеф алып киләләр, күп кенә күңелле хатирәләр калдыралар, балаларны яңа әйберләр белән таныштыралар, бүләкләр өләшәләр. 

Бу юлы оешма активистлары балаларны пицца әзерләү буенча үзенчәлекле мастер-класс белән сөендерде. Приютта тәрбияләнүчеләр «Стритфуд станциясе» шеф-пешекчесе җитәкчелегендә бу популяр ашамлыкны үзләре әзерләп карадылар.

Балалар пицца тарихы, пешерүнең төрле ысуллары турында белделәр. 

- Пицца бик тәмле һәм гади генә әзерләнә. Без хәзер аны өйдә дә мөстәкыйль әзерли алабыз, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты балалар. Соңыннан чарада катнашкан һәркем пицца әзерләү курсының уңышлы тәмамлануы турында сертификат алды.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев