Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Песошин: Covid-19 буенча эпидемиология вазгыте безнең аңлылыгыбызга гына бәйле

Татарстан Премьер-министры гражданнарны җәмәгать урыннарында һәм хезмәт коллективларында профилактик чараларны үтәргә чакырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың барлык районнары белән узган киңәшмәдә Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору чараларын үтәү кирәклеген искәртте.

Хөкүмәт башлыгы Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, коронавирус белән зарарлану очракларының артуы билгеләп үтелүен әйтте. Хәзерге вакытта көн саен 55кә кадәр очрак теркәлә.

«Үсеш темпларын тоткарлау зур тырышлык таләп итә. Кабатлап шуны әйтәсем килә, эпидемиология вазгыяте безнең аңлылыгыбызга, җәмәгать урыннарында, хезмәт коллективларында профилактик чараларны катгый үтәүгә генә бәйле», - дип искәртте Песошин.

Кичә Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина Татарстанда коронавирус тарала башлаганнан бирле зарарлану саны сигез меңгә җиткәнлеген әйтте.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: "Татар-информ" архивы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев