Песков ковидка каршы мөмкин булырдай яңа чаралар турындагы сорауга җавап бирде
Карарлар әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел, диде дәүләт башлыгы матбугат секретаре.
Омикрон-коронавирус штаммы аркасында Россия Президентының куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы карарлары әлегә юк, ә яңа чикләүләр турындагы мәсьәлә Кремль вәкаләтләрендә түгел. Мондый аңлатмаларны ТАССка дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков бирде.
«Әлегә карарлар юк», — диде Песков Владимир Путин өчен куркынычсызлык чараларын көчәйтү турындагы сорауга җавап итеп.
Искәртеп узабыз, Көньяк Африка Республикасыннан Россиягә кайткан ике кешенең коронавируска ПЦР-тесты уңай булган иде, штамм әле билгеләнә.
«Омикрон» Россиягә үтеп кергән очракта, вируска каршы чараларны көчәйтү мөмкинлеге турындагы сорауга Песков: «бу Кремль вәкаләтләрендә түгел», — диде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев