Песков: Коронавируска антитәнчекләргә тестны бушлай ясау турында сүз бармый
«Сез һәр кешедә антитәнчекләр динамикасы төрле булуын беләсез, ләкин шуңа да карамастан, ревакцинация котылгысыз», — диде президентның матбугат секретаре.
Әлегә Россиядә коронавируска антитәнчекләрне бушлай тикшерү турында сүз юк. Бу турыда Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РАИ Новости хәбәр итте.
«Анализларга килгәндә, бу арзан түгел, бушлай тест ясау турында сөйләшүләр алып барылмый, һәрхәлдә, бу хакта миңа билгеле түгел», — диде Песков.
Аның сүзләренчә, гражданнарны ревакцинацияләү котылгысыз.
«Сез һәр кешедә антитәнчекләр динамикасы төрле булуын беләсез, ләкин шуңа да карамастан, ревакцинация котылгысыз. Вакцинация генә түгел, ә үзен, туганнарын, якыннарын, әйләнә-тирәсендәге барлык кешеләрнең иминлеген тәэмин итәргә тиешле кешеләргә дә ревакцинация кирәк», — диде президентның матбугат секретаре.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев