Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пешекче эше осталары

Хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә булганда – игенчеләрнең эше дә нәтиҗәлерәк бара.

“Аксубай“ агрофирмасының “Луч“ бүлеге пешекчеләре Ольга Елендеева һәм Людмила Яругина – үз эшләренең чын осталары. Кыр эшчеләре – механизаторлар, комбайнчылар, машиналар йөртүчеләр өчен беренче, икенче ашларны алар телеңне йотарлык итеп пешерәләр. “Эш урынында“ яшелчәчелек белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар –  ашханә алдындагы участокта суган, яшел үләннәр үстерәләр. Һәм эшчеләргә яшел үләннәр белән тулы кыйммәтле ашлар тәкъдим итәләр. Алар кырларга төшке һәм кичке ашларны да алып киләләр. Ольга һәм Людмила – хезмәт сөючән, игелекле ханымнар, һәм ашханәгә кергән һәркемне дә ачык йөз белән каршы алалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев