Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Перспективалар булса, акча табылачак

Районның авыл җирлекләре башлыклары 8 айлык эш нәтиҗәләре турында хисап тотуларын дәвам итәләр.

Очрашуларда катнашкан район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, авылларда проблемалы мәсьәләләр көннән-көн кими бара. Элеккечә үк очрашуның төп мәсьәләсе булып халыкны коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү кала.

Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләре башлыклары үз карамагындагы территорияләрдә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Савруш авыл җирлегендә быел яңа суүткәргеч эшләтеп җибәрелде, дүрт авыл урамына үзара салым акчасына таш җәелде, авылларны төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, хәзер каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар әзерләү белән мәшгульләр. – Безнең өчен Иске Савруш мәктәбендә азык-төлек блогын һәм Васильевкада суүткәргечне ремонтлау төп мәсьәлә булып кала, – дип уртаклашты җирлек башлыгы Андрей Кузьмин.

Әгәр икенче мәсьәлә проектлау стадиясендә булса, беренче мәсьәлә муниципалитет дәрәҗәсендә хәл итеп булмый. Авыл җирлеге башлыгын халык та хуплады. Чөнки мәктәптә бүген 32 бала белем ала,8 бала балалар бакчасына йөри.

Камил Гилманов азык-төлек блогын ремонтлауга өстенлекле мәсьәлә буларак, 2022 елга ремонт программасына кертеләчәк, – дип ышандырды. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән яшәвен әйтте, хуҗалыкларда 7-8 баш сыер асрала һәм пай җирләрен күпләр үзләре эшкәртәләр, – дип сөйләде. Бүгенге көндә җирлектә дәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү кысаларында сыер, атлар һәм кәҗәләр хуҗалары өчен исемлекләр әзерлиләр Ике авылда – Савгач һәм Урмандеевода халык үзәкләштерелгән су белән файдалана, Сидул-Ерыклы авылларында үзара салым акчасына суүткәргеч сузыла. Халык акчасына җирлектә урамнарга вак таш җәелә һәм фонарьлар куела. Әмма урамнарны яктырту мәсьәләсен акташлылар күтәрде,шулай ук алар исә бистәгә кадәр юл көтә. Кече Акташ һәм Заря авылларында яшәүчеләр үзара салым җыю буенча актив булдылар.Халык быел 500әр сум акча кертергә карар кылды. Зарялылар 2022 елга һәр кешедән 2,5 мең сум акча җыю инициативасы белән чыккан.

Урмандеево башлангыч мәктәбенең түбәсе һәм Савгач клубы ремонт таләп итә. Балалар бакчасында балалар мәйданчыгы төзү таләп ителә.

-Кагыйдә буларак, кешеләр белән очрашуларда җирле хакимият дәрәҗәсендә хәл ителә торган агымдагы сораулар туа. Социаль объектларны ремонтлауга, торак пунктларга кадәр юллар төзүгә, су үткәргечләрне җәюгә һәм башка глобаль мәсьәләләрне хәл итү -бу безнең компетенциядә кала. Аларны команда белән бергәләп хәл итәбез, республика, федераль программаларда катнашырга теләк белдерәбез, һәм әлбәттә, район финанславыннан башка хәл итеп булмый, - дип билгеләп үтте район башлыгы халык белән очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев