Пермьдәге атышта зыян күрүчеләрне Мәскәүгә алып килделәр
Пациентларның барысы да очышны яхшы кичергән.
Мәскәүнең Внуково аэропортына Пермь университетындагы атышта зыян күрүчеләр утырган самолет килде.
Россия Хөкүмәтенең рәсми каналында хәбәр итүләренчә, пациентларның барысы да очышны яхшы кичергән.
Пермьдәге атышта һәлак булучыларның туганнарына берешәр миллион бирәчәкләр дип язган иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев