Пермь дәүләт университетында билгесез кеше атыш оештырган
ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.
Пермь дәүләт университетында билгесез зат утлы коралдан һөҗүм оештырган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан.
Югары уку йортының матбугат хезмәте һөҗүм вакытында бер кешенең зыян күрүен хәбәр итә. Хәзергә ачыклау эшләре бара.
«Интерфакс»ка ашыгыч ярдәм чыганагыннан хәбәр итүләренчә, вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар да бар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев