Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсия тупланмаларын алырга була

Аерым категория гражданнарның пенсия тупланмалары бар. ПФР мәгълүматлары буенча аларны алырга мөмкин. Аны кемнәр һәм ничек аласы турында Аксубай районы буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев бәян итә.

–1967 елда туган һәм яшьрәк гражданнарның пенсия тупланмалары бар, алар өчен эш бирүче тупланма пенсиягә иминият кертемнәре күчерде, 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар, алар өчен зур булмаган вакыт аралыгында (2002 елдан 2004 елга кадәр) эш бирүче тарафыннан пенсиянең тупланма өлешенә түләүләр исәпләнде.

Канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 2005 елдан бу түләүләр туктатылды. Дәүләттән икеләтә финанслау программасында катнашучылар һәм ана капиталын үзләренең пенсия тупланмасы өлешенә юллаган әниләр дә әлеге категориягә керә. Пенсия тупланмасын бер тапкыр бирелә торган түләү, кичектерелмәгән пенсия түләүләре сыйфатында алырга, яисә тупланма пенсияне гомер буена түләнә торган итеп билгеләргә мөмкин.

Күпләр бу акчаны бер сумма белән алырга тели, әмма моның өчен аерым шартлар үтәлергә тиеш - бердәм түләүләр рәвешендә акча средствосы пенсия тупланмасы картлык буенча иминият пенсиясе күләменә карата 5 һәм аннан да кимрәк процент тәшкил иткән пенсионерларга түләнә. Кичектерелмәгән түләүләрне алу өчен пенсия тупланмалары икеләтә финанслау программасы яки ана капиталы акчалары кысаларында кертемнәр хисабына формалашкан кешеләр мөрәҗәгать итә ала. Ашыгыч пенсия түләүләренең дәвамлыгын пенсионер үзе билгели, ләкин ул 10 елдан да ким булмаска тиеш.

Гаризаны ПФР сайтында Шәхси кабинет аша тапшыру һәрвакытта да уңайлы. Үзләренең пенсия тупланмаларын Россиянең Пенсия фонды аша формалаштырган гражданнарга Гражданинның Шәхси кабинеты аша пенсия тупланмалары акчасыннан түләүләрне дистанцион билгеләү мөмкин. Әгәр гражданин үзенең пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фонды аша формалаштыра икән, бу очракта гариза дәүләтнеке булмаган пенсия фондына тапшырыла.

ИГЪТИБАР! Пенсия яше артуга карамастан, гражданнар пенсия тупланмалары акчасын элеккечә 55 һәм 60 яшь тулгач (ир-атлар һәм хатын кызлар) ала алалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев