Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсия фонды: Ноябрьдә эшләми торган көннәр сәбәпле, пенсия түләүдә тоткарлык булмый

РФ Пенсия фонды һәм «Россия почтасы» хезмәткәрләре, бәйрәм көннәреннән тыш, чикләүләр вакытында да эшләвен дәвам итәчәк.

Пенсия фонды вәкилләре ачыклык керткәнчә, ноябрь башында игълан ителгән эшләми торган көннәр аркасында социаль пособиеләр (пенсияләр) түләүдә тоткарлык булмаячак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Бәйрәм көннәрендә (4 һәм 5 ноябрьдә) килә торган түләүләр алданрак күчереләчәк (аны гражданин кулына аламы, әллә счетына күчәме – анысы мөһим түгел).

Моннан тыш, РФ Пенсия фонды һәм «Россия почтасы» хезмәткәрләре, бәйрәм көннәреннән тыш, чикләүләр вакытында да эшләвен дәвам итәчәк, шуның аркасында тоткарлыклар булмаячак.

Әгәр гражданнар башка сораулар белән Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән (Дәүләт хезмәтләре порталы аша түгел) мөрәҗәгать итәргә теләсә, аларга конкрет бүлекнең эш вакытын һәм датасын алдан ук ачыкларга кирәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X