Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсия фонды идарәсе йомгак ясады

Районда Пенсия фонды идарәсенең йомгаклау киңәшмәсе үтте.

Коллектив каршына куелган бурычлар һәм башкарылган эшләрнең күләменә карап фикер йөрткәндә, үтеп киткән ел киеренке булды,– дип билгеләп үтте үз хисап чыгышында районның пенсия бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев.– Безнең бүлекчә хезмәткәрләре пенсия билгеләү, исәп-хисап ясау, пенсияләрне индексацияләү һәм пенсия законнарына кергән үзгәрешләрне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча эшне намуслы һәм тулы күләмдә  башкарып чыктылар. 1 нче февральдән һәм 1 нче  апрельдән айлык акчалата түләүләрне индексацияләү тәэмин ителгән. Районда яшәүче 8800 кешегә пенсия һәм пособие өзлексез рәвештә түләнеп барган.

Район буенча картлык пенсиясенең күләме 12599, 50 сумны тәшкил итте. Яңалыклар кертү өлкәсендә коллектив авыл җирендә хезмәт куйган ветераннарның стажын ачыклау буенча зур күләмле эш алып бардылар. Район җирлегендә пенсияләренә 25 процент «авыл стажы» өстәмәсенә хокукы булган 1700 кеше исәпләнә. Пенсионерлар өчен төп яңалык – 2018 нче елда иминият пенсияләре индексациясен кайтарып бирү. Быел Ана (гаилә) капиталы программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Шулай ук бу елда электрон сервис сыйфатын күтәрү, иминиятләштерелүчеләр белән электрон аралашуны камилләштерү буенча да күп эш башкарылды. Йомгаклау утырышында шулай ук ЗАГС, архив эше, күпфункияле үзәк вәкилләре дә катнашты. Алар үз чыгышларында төрле сораулар буенча пенсия фонды белән хезмәттәшлек итүләре турында сөйләделәр, уртак проблемаларны күтәрделәр. 

– Пенсия фонды идарәсе коллективы зур булмаса да, ул үз эшенең осталары булган кешеләрдән тупланган. Алар бик мөһим мәсьәләләрне - өлкән яштәге һәм социаль группага кергән гражданнарның мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән эшләрне башкаралар,- дип  үз фикерләрен белдерде районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров утырышка йомгак ясап. 

Аксубай районы буенча ПФР идарәсе эшчәнлегенә анализ ясап, ТР буенча Пенсия идарәсе фондының мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәкчесе А. Әхмәтҗанов аларга яхшы бәя бирде. Хезмәт коллективы эшне башкаруга бик җаваплы карый дип, аксубайлыларга рәхмәт белдерде. 
Еллык утырышта 2019 нчы елга яңа бурычлар билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев