Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пенсия алды яше статусын РПФ сайтында раслагыз

    Пенсия алды яшендәге кешеләр законлы ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары: салым ташламалары, еллык диспансерлаштыру белән бәйле ташламалар, шулай ук хезмәт белән тәэмин итүнең өстәмә гарантияләренә ия.

    Аларга бары тик рәсми белешмә белән үзенең пенсия алды статусын раслаган гражданнар гына исәп тота ала. Бу хакта ТР Пенсия фондының Аксубай районындагы клиентлар хезмәте хәбәр итә. Пенсия алды яше статусын Пенсия фондына килмичә – РПФ сайтында шәхси кабинет ачып расларга мөмкин.

    Пенсия алды яше статусы турында мәгълүмат алуның иң гади ысулы – РПФ сайтында запрос ясау. Моның өчен гражданинның шәхси кабинетын пароль һәм дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасы логины ярдәмендә ачарга, «Пенсияләр» бүлегендә «Гражданны пенсия алды яше категориясенә кертү турында белешмәгә (өземтә) заказ бирергә» дигән өстәмә битне сайларга кирәк. Аннан соң мәгълүмат бирелә торган оешманы күрсәтергә: РФ Салым хезмәте, мәшгульлек буенча дәүләт хакимияте органнары, эш бирүче. Формалаштырылган белешмәне шулай ук электрон почтага да алдырырга мөмкин.

    Белешмәне күп функцияле үзәк яки Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, шәхси тәртиптә алырга да мөмкин. Эпидемиягә бәйле шартларда ПФРда гражданнарны кабул итү ТР ПФ контакт-үзәгенең 8-800-600-0357 номеры буенча яки Пенсия фонды сайты аша алдан язылу буенча алып барыла.

    "Пенсия алды яше статусын раслаучы белешмә сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Барлык мәгълүматлар да СМЭВ каналлары буенча Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасына (ЕГИСО) электрон рәвештә тапшырыла», – дип аңлатты Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

    Пенсия фонды белешмәләрен исәпкә алып, гражданинга ташламаларга хокукны раслаучы документ алырга кирәкми, бары тик ташламаны тәкъдим итә торган ведомствога гариза бирү дә җитә, анда инде кирәкле мәгълүмат булачак.

    1964-1966 елгы хатын-кызлар һәм 1959-1961 елгы ир-атлар 2019 елдан пенсия алды яшендәгеләр булып санала, алар әлеге категория өчен билгеләнгән ташламалардан файдалана алалар.

    1968 елда туган һәм аннан яшьрәк хатын-кызлар, 1963 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-атлар өчен пенсия алды яше 55 һәм 60 яшьтә, ягъни 2023 елдан санала башлый.

    Күпчелек очракта пенсия алды яше, аның артуын исәпкә алып, пенсия яшенә 5 ел кала җитә. Әгәр булачак пенсионер вакытыннан алда пенсия алу хокукына ия льготачылар категориясенә керсә, пенсия алды яше җитү һәм, димәк, мондый очракларда ташламаларга хокуклар пенсия билгеләү өчен күрсәтелгән нигезләр барлыкка килгәнче 5 ел эчендә барлыкка киләчәк.

    Пенсия фонды пенсия алды яше статусын раслый гына. Гражданинга ташламалар алу өчен профильле ведомстволарга – социаль яклау органнарына, эш бирүчегә, мәшгульлек үзәкләренә, салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: