Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсионерлар пенсиягә өстәмә алдылар

Пенсиягә социаль өстәмә түләүләрне кабат исәпләү нәтиҗәсендә, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артып килде Айлык өстәмә уртача 460 сумны тәшкил итте.

Хисап агымдагы елның апрелендә кертелгән «Дәүләт социаль ярдәме турында» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» федераль законнарына үзгәрешләр нигезендә башкарылды. Ул пенсия фонды тарафыннан бирелә торган федераль социаль түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның абсолют күпчелеге өстәлмәле пенсияне май аенда ук алдылар инде.

– Барлык пенсионерларга социаль өстәмә түләүне исәпләү тулысынча 1 июльгә кадәр тәмамланачак, – дип билгеләп үтте клиент хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләүләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында алып барыла.  Аны эшләмәүче 405 мең пенсионер алачак, өстәмә түләүнең уртача күләме 1, 2 мең сумны тәшкил итә.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев