Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсионерлар «Мир» банк картасына 31 декабрьгә кадәр күчә алачак

Пенсияне алу ысулын үзгәртү өчен гаризаны күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин.

Пенсионерлар «Мир» милли түләү системасының банк карталарына 31 декабрьгә кадәр күчә алачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, аларны 1 октябрьгә кадәр алыштырырга кирәк, чөнки киләсе елдан пенсияләр әлеге түләү системасы карталарына гына күчереләчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бала түләүләре — йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр түләнә торган пособиеләр, йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан өчен, бала тугач; бала карау буенча, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга, өченче балага һәм аннан соңгы балаларга һәм шуңа охшашлар — шулай ук «Мир» картасына күчәчәк.

Пенсияне алу ысулын үзгәртү өчен гаризаларны күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы Татарстан офисында бирергә мөмкин. Үзең белән паспорт, СНИЛС, пенсияне күчерү өчен счет реквизитлары булырга тиеш.

Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә вәкаләтле яисә законлы вәкил өстәмә рәвештә түбәндәгеләрне алып килергә тиеш: вәкил паспорты һәм аның вәкаләтләрен раслый торган документ (ышанычнамә, туу турында таныклык яисә опека органы акты). Нотариуста расланган ышанычнамә белән мөрәҗәгать иткәндә пенсия билгеләнә торган гражданин паспортының төп нөсхәсен тапшыру таләп ителми.

Моннан тыш, гаризаны РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки шәхсән Росия Пенсия фонды бүлекчәсендә тапшырырга мөмкин.

Татарстан буенча күпфункцияле үзәкләрнең сайтында хәбәр ителгәнчә, яңа тәртип түләүләр кертем (сберкнижка) номиналь счет хисабына күчерелә яки почта тарафыннан китерелә торган кешеләргә кагылмый. Алар өчен киләсе елның 1 гыйнварыннан берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр һәм социаль түләүләр элеккеге схема буенча китереләчәк.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев