Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар, алдакчылардан сакланыгыз!

    Соңгы вакытта чит кеше акчасын үзләштерергә теләгән алдыкчылар артканнан-арта бара.

    Алар яуларга теләгән аудитория – олы яшьтәге кешеләр. Сезгә үзләрен социаль органнар вәкилләре итеп таныштырып мөрәҗәгать итүчеләр булганда нишләргә кирәклеге турында Аксубай районы буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сөйли.

    – Өлкән кешеләрне алдауның киң таралган ысулларыннан берсе – ялган Пенсия фонды вәкилләренең фатирлар буенча йөрүе. Алар гражданнарның шәхси мәгълүматларын җыю, клиент өчен файдасы була дигән сылтау белән, пенсия тупланмаларын “яхшы урыннарга” күчерергә тәкъдим итү белән шөгыльләнәләр. Паспорт һәм СНИЛС номерларын чит кешеләргә хәбәр итмәгез, үзегезгә аңлаешсыз булган документларга кул куймагыз. Мондый хәл белән очрашканда – уяулыгыгызны югалтмагыз. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: