Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Педофилны 15 елга хөкем иттеләр

Аксубай районы Иске Татар Адәмсуы авылы кешесе 80 яшьлек Шәүкәт Нургатин балигъ булмаган кыз балага карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылган өчен 15 елга кырыс режимлы колониягә хөкем ителде.

– Нургатин әлеге җинаять гамәлләрен 2009 елның июненнән 2013 елның сентябрь аена кадәр кылган. Ул 52 очрак буенча зыян күрүченең үзенә каршы тора алмавыннан файдаланып җенси характердагы көчләү гамәлләрен кылуда гаепләнә, – дип белдерде Аксубай районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Лариса Горожанкина. 

Нургатинның адвокатлары Татарстан Югары судына гаепләнүченең өлкән яшьтә һәм авыру булуын, русча сөйләшә, укый, яза белмәвен исәпкә алып судның хөкем карарын үзгәртүен, җәзаны йомшартуны сорап аппеляция шикаятен тапшырдылар.

Аксубай районы прокуратурасы Аксубай районы суды карарын канунлы, нигезле һәм гадел дип санап, аппеляция шикаятен кире кагуны сорады. Татарстан Республикасы Югары Суды район суды карарын үз көчендә калдырды. Нургатин кылган җинаять гамәлләре өчен бирелгән җәзаны үтәячәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев