Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Педофиллар гомерлеккә иректән мәхрүм ителә башларга мөмкин

Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады.

Яшьләренә бәйсез рәвештә, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы кылынган аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Текст Думаның электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС яза.

РФ Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә. Моңа төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.

Төзәтмә педофил-рецидивистларны гомерлеккә төрмәгә утырту турында закон проектына тәкъдим ителде. Аның авторы — комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина («Бердәм Россия» фракциясе).

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев