Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Печән җитәрлек булачак

Район игенчеләренең иң мөһим мәшәкатьләренең берсе – көтүләр өчен печән хәзерләү.

“Восходящая заря“ агрофирмасы филиалының “Майна“ бүлеге хезмәтчәннәре бу бурычны уңышлы башкардылар. Агрегатлар кырда эшли әле – предприятие хезмәткәрләре өчен печән хәзерлиләр.

Бу бүлектә төрле яшь төркемендәге 800 баш мөгезле эре терлек асрала. 150 тонна тупас азык хәзерләнгән. Процесс күп көч таләп итүчән, авыр булды.
– Беренче чабым печәне кыш чыгу өчен җитәргә дә мөмкин, – дип аңлатты бүлек управляющие Илһам Камалов. – Сусыл азык – сенаж, силос төп рационны тәшкил итәчәк.

Печән чабуга һава торышы да ярдәм итте. Соңгы көннәрдә – кыска вакытлы яңгырлар эшне бераз тоткарлады. Игенчеләр – чын хезмәтчәннәр. “Яшел“ уракның һәр катнашучысы берничә операция башкарды. Күпьеллык үләннәрне чабуда Андрей Кондратьев эшнең зур күләмен башкарды. Егеткә 25 яшь тә тулмагач әле, ә ул тәҗрибәле игенче сыман хезмәт куя. Сезон башыннан МТЗ-82дә ул үзе чабып, киптерелгән үләнне пресслады һәм складка да салды. Аның әтисе, Павел Кондратьев күпьеллык үләннәрне печәнгә дә чапты, бүгенгесе көнгә кадәр – терлекләр өчен яшел азыкка да, һәм ваклатылган яшел массаны терлекләргә тарата. Николай Харитонов печән ташыды.

Аннан тыш, бу механизаторлар кичләрен һәм иртәләрен кырларны гербицидлар белән эшкәртергә дә өлгерделәр. Прессланган печәнне төяүдә һәм складка салуда МТЗ-82дә Госман Гәйфетдинов эшләде. Ул шулай ук үзенең агрегатында чапкан печән теземнәрен пресслауга әзерләде. 

– Механизаторлар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Эшләре күп аларның, – дип сөйли Илһам Камалов. – Печән хәзерләүдән соң алар чиста пар участокларын эшкәртә башладылар, ә чабым тәмамланганнан соң  күпьеллык үләннәр участокларын сөрә башлаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев