Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Патяшина: Гражданнарның аерым категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү өчен нигез юк

Әмма вакцинация темплары бик югары булмаса, читтән кертелгән очраклар куркынычы да булса, мәҗбүри вакцинация кертү мөмкинлеге дә юк түгел.

Татарстанда гражданнарның аерым категорияләрен мәҗбүри рәвештә вакциналаштырырга җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Татарстан Республикасының Баш санитар табибы мондый чараны кертү турында фикер алышынуын, чөнки мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләрендә булуын әйтте. Әмма вакцинация темплары бик югары булмаса, читтән кертелгән очраклар куркынычы да булса, мәҗбүри вакцинация кертү мөмкинлеге дә юк түгел. 

«Без хәзер авыруга еш дучар була торган билгеле бер риск төркемнәре барлыгын әйтәбез. Аларга табиблар, мәгариф, транспорт һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре керә. Алар арасында шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар», - дип аңлатты Патяшина.

Ул ведомство бу категорияләр арасындагы татарстанлыларның 60 процентын вакциналаштырырга планлаштыруын искәртте. Мондый колачлау хезмәт коллективларында коронавирус инфекциясе таралудан котылырга ярдәм итәчәк.   

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X