Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Патриотик тәрбия турында

Патриотик тәрбия Аксубай муниципаль районының тәрбия системасында лаеклы урын алып тора.

Районның белем бирү оешмаларында хәрби-патриотик һәм туган якны өйрәнү юнәлешендәге 20 дән артык берләшмә бар, анда 2000 нән күбрәк укучы шөгыльләнә.

Мәктәпләрдә укучылар үзидарәләренең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән эш алып баруы зур әһәмияткә ия.

– Районда  “тимурчылар хәрәкәте“ эше оештырылган, – дип сөйли В.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог- оештыручысы Анастасия Чернышева. –  Патриотик рух  формалаштыру мондый алымнарның иң нәтиҗәлесе.

Районның барлык белем бирү оешмаларында да Тимурчылар отрядлары оештырылган. Отрядларның бурычы – ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш толларына ярдәм күрсәтү. Өйдә, йортта тәртип урнаштыру, йорт яны участогында эшләү.

Музей – балаларга белем һәм тәрбия бирүдә  шулай ук зур ярдәм. Анда ата-бабаларыбыз, яшьләр үзләренең еллар дәвамында тупланган зур тарихи тәҗрибәләрен балаларга тапшыралар.

Мәктәп музее  материалларны  туплау, теркәү, анализлау, өйрәнү процессында  укучыларның иҗади тәвәккәллеген һәм иҗтимаги активлыгын үстерә. Район мәктәпләрендә 14 музей һәм 7 хәрби дан бүлмәсе бар.

Укучыларда аерым кызыксыну уяткан “Сергей Яковлев исемендәге Ориент“ эзләнү клубы эше гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешләренең берсе булып тора. “Куркыныч төркемгә“ кергән укучылар клубның актив әгъзалары, алар клубта шөгыльләнеп үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәтәләр.

Отряд һәр ел саен Икенче удар армия һәлак булган урынга эзләнү экспедицияләренә баралар. Быел да 7 кешедән торган отряд (5 мәктәп укучысы һәм ике җитәкче) 10 көн урманда булдылар, алар 9 кешенең җәсәден күтәрделәр һәм ике медальон  таптылар, әмма,  кызганыч, медальоннар буш булып чыккан.

“Ориентчылар“ –  районда үткәрелгән барлык иҗади эшләрдә актив ярдәмчеләр. Алар балаларны истәлекле даталар белән бәйле массакүләм чараларга җәлеп итәләр: “Хәрби дан“ бүлмәсе буенча экскурсияләр үткәрүгә. Укучылар иншалар язалар һәм ветераннарга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.

Отряд әгъзалары “Мин – Россия гражданины“ Бөтенроссия акциясендә актив катнашалар һәм  республика дәрәҗәсендә призлы урыннарны алалар.

Ике ел элек “Яшь армия“ Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрби-патриотик иҗтимаги хәрәкәте оештырылган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк,  1 нче   Аксубай мәктәбе укучысы Татарстан яшь армиячеләренең беренче слетында Яшь армия сафларына керү өчен тантаналы ант бирде.

Яшь армия яшьләрне  дуслык идеалларын, интернационализм, толерантлык сыйфатларын кулланып патриотизм рухында әзерләү максаты белән эшли.

Шул рәвешле, балалар патриотик, спорт тәрбиясе һәм әхлаки тәрбия алалар. Патриотик тәрбия дисциплина формалаштыра һәм армиядә хезмәт итүгә әзерли, спорт чаралары чыдамлык һәм түземлеккә өйрәтә, үз-үзеңә ышаныч тәрбияли, уйламыйча эшләнә торган гамәлләрдән һәм начар гадәтләрдән арындыра.

– Зур, планлы, максатчан эш алып барыла, без барыбыз да балаларыбызны илебезнең лаеклы гражданнары, әйләнә-тирәдә барган вакыйгаларга битараф булмаган, туган төбәкләрен яраткан кешеләр итеп күрергә телибез, – дип шәрехләде Анастасия Сергеевна.

– Ватанын якларга һәм сакларга әзер булган илнең чын гражданинын, патриотын тәрбияләү – җиңел бурыч түгел. Әмма бу бурычны без барыбыз да этаплап, уртак көч белән үтәргә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев