Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пассажир кыз машина тәрәзәсеннән чыгып барган өчен, йөртүчегә штраф салганнар

Машинаны һәм кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, егеткә карата административ беркетмәләр төзелгән.

 

Казанда Кремль дамбасы буенча барган машинаның тәрәзәсеннән пассажир кыз чыгып барган өчен, йөртүчегә штраф салганнар. Бу турыда Казан юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хокук сакчылары социаль челтәрне күзәткәндә шәһәр үзәгендә пассажир кыз «Лада» машинасы тәрәзәсеннән чыгып барган ролик тапкан. Тиздән автомобиль хуҗасын ачыклаганнар, ул 20 яшьлек Казан кеше булып чыккан. Ул үз гаебен кире какмаган», - дип сөйләделәр оешмада.

Машинаны һәм кешеләрне йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, егеткә карата административ беркетмәләр төзелгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев