Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Паспортта никахны теркәү һәм балалар турында тамга кую мәҗбүри булмый

Россия гражданы паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, шулай ук 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычы турында тамга куела.

Россиядә паспортта никахны теркәү һәм 14 яшькә кадәрге балалар турындагы тамганы теләк буенча куячаклар. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Билгеләп үтелгәнчә, РФ гражданы паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, шулай ук 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычлары турында тамга куела. Бу турыда «Спутник» радиосы хәбәр итә.

«Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү һәм аерылышу, 14 яшькәчә җиткән балалар, элеккеге паспорт мәгълүматлары, Россия территориясеннән читтә Россия гражданины шәхесен ачыклаучы гамәлдәге документ, кан төркеме һәм резус-фактор, салым түләүченең идентификация номеры турында мәгълүмат языла», диелгән документта.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев