«Парне» төп призга лаек булды
Иске Чуаш Адәмсуы авыл мәдәният йортының «Парне» балалар фольклор коллективы үзенең беренче уңышын билгеләп үтте.
Иске Чуаш Адәмсуыннан яшь актерлар район гомумбелем бирү мәктәпләре арасында «Туган (чуаш) тел» район конкурсында «Театраль сәнгать» номинациясендә I урынны алдылар.
Авыл мәдәният йортында «Парне» фольклор коллективы чагыштырмача күптән түгел – 2021 елның гыйнварында гына оешкан. Алина Михайлова үз тирәсендә чын-чынлап сәләтле балаларны гына туплаган. Төркем составында – мәктәп укучылары Антон Антонов, Анфиса Антонова, Вадим Антонов, Кристина Филиппова, Денис һәм Стас Марковлар, Лариса һәм Даша Романовалар. Алина Михайлова җитәкчелегендә алар сәхнә осталыгы нигезләрен үзләштерәләр.
Балалар Иске Чуаш Адәмсуы авыл клубында оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар. Театраль сәнгать буенча конкурска алар «Чаплă парне» («Кыйммәтле бүләк») куелышын әзерләгәннәр. Фестивальдә чыгыш ясау зур уңыш алып килде – яшь сәхнә осталары төп призга лаек булдылар.
Фото: Иске Чуаш Адәмсуы мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев