Аксубаево
  • Рус Тат
  • Парадта Аксубай егете катнаша

    Мәскәүнең Кызыл Мәйданында үтәчәк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәрби парадта безнең районда туып-үскән Николай Айдов катнашачак.

    Бәйрәм алды көннәре Иске Үзи авылында яшәүче Айдовлар йортында дулкынландыргыч уза. Чөнки Владимир Ильич белән Елена Михайловнаның улына шундый җаваплы, мөһим эштә катнашырга туры киләчәк.

    – Николай Кызыл мәйданда парадта катнашачагын хәбәр иткәч, бик күп кичерешләр булды, – дип сөйли солдатның әнисе Елена ханым. – Беренче көннәрдә төн йокламадым. Әмма ул безнең сәләтле, лаеклы узар дип ышанам. Телефон буенча ул парадка ныклап әзерләнүләре турында сөйли. Һәм, әлбәттә, Россия башкаласында Җиңү Парадында уллары катнашкан һәр ата-ана сыман, без дә чын күңелдән шатланабыз. Без телевизордан Мәскәүдә узачак хәрби парадны караячакбыз һәм аны меңләгән катнашучылар арасыннан эзләп табарга тырышачакбыз.

    Николай 2018 елның июнендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырыла. Моңа кадәр Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Ул Көнбатыш хәрби округының  Балтика шәһәрендә  Александр Невский һәм Александр Суворов орденнары белән бүләкләнгән 336 нчы аерым Балтика  диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итә. 

    Төп парадка иң яхшы сугышчыларны сайлап алалар. Николай да аларның сафына очраклы гына эләкмәгән. Ул – яхшы әзерлекле, физик яктан нык егет. Әти-әниләре  аңарда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләп үстергәннәр һәм  уллары белән чиксез  горурланалар. 

     

    Фото Айдовларның гаилә альбомыннан алынды.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: