Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Паника урынына волонтерлык

Ел саен 5 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара ирекле ярдәмче (волонтер) көне билгеләп үтелә.

Коронавирус пандемиясе чорында бөтен ил буенча меңләгән волонтер кешеләргә ярдәм итә. Яңа коронавирус инфекциясе барлыкка килү белән бәйле вәзгыять җәмгыятьнең барлык катламнарына да кагылды. Әмма аның аркасында без чын ярдәмнең нәрсә икәнен белә алдык.

Пандемия колач алган чорда ярдәмгә волонтерлар килде. Нәкъ менә алар өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә агымдагы елның март ае ахырында башланган үзизоляциянекичерүдә булыштылар да инде.

Өйгә азык-төлек һәм дарулар китерүләр, хастаханәләрдә булышулар, психологик ярдәм күрсәтүләр, дистанцион консультацияләр – бу коронавирус чорында волонтерлар күрсәткән игелекле эшләрнең тулы исемлеге түгел әле. Алар бу гамәлләре өчен эш хакы алмыйлар. Иреклеләр катлаулы хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итәргә тырышалар.

Аксубай районында пандемия башлану белән «кайнар линия» эшли башлады, әлеге телефон буенча адреслы ярдәм алырга мөмкин иде. Район волонтерлары өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек алып килделәр, авырулар өчен даруханәләрдән дарулар сатып алдылар.

Иреклеләр үзләренең шәхси автомобильләрендә зур ярдәм күрсәттеләр. Алар хәтта районның иң ерак торак пунктларында яшәүчеләргә дә кирәкле әйберләрне алып барып бирделәр.

Район мәктәпләренең чыгарылыш укучылары – бүгенге көндә медицина көллиятләрендә һәм вузларында белем алучы студентлар, беренчеләрдән булып алгы сызыкта булдылар: хастаханәләрдә табибларга һәм шәфкать туташларына ярдәм иттеләр, авыруларны караштылар. «Нежность» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, хакимият иреклеләре өчен үз һәм чит кешегә бүлү булмады.

Районның шәхси эшмәкәрләре дә актив ярдәмчеләр булдылар. Авыруның колач алган мәлендә алар хәлне аңлап кабул иттеләр. «БезБергә» үзара ярдәм акциясе катнашучыларыннан, ни өчен башкаларга булышасыз, дигән сорауга: «Без булмасак, кем?», – дип җавап бирделәр.

Массакүләм-мәдәни чаралар волонтерларының коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм күрсәткән волонтерлардан аермасы шунда, соңгыларының әзерләнергә вакытлары юк. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин өйрәнүләрнең чикләнгән вакыт аралыгында үтүе турында әйтте.

– Без ярдәм итәргә теләге булган һәркемне үз сафларыбызга кабул итәбез Һәркемгә шөгыль табылачак. Әлбәттә, иң башта без кыскача инструктаж үткәрәбез. Волонтерлар дарулар яисә азык-төлек алып килгәндә өйгә узмыйлар, барысы да куркынычсызлык чараларын – битлек-перчатка режимын катгый үтәп эшләнә. Шуңа күрә куркырга кирәкми, – дип билгеләп үтте ул.

Бүлек җитәкчесе сүзләренә караганда, иреклеләр хәрәкәтенә керүчеләр – хәзер син ярдәм итсәң, киләчәктә сиңа булышачаклар, дигән позициягә таяна.

– Үзара ярдәм һәм булышлык – бу безне кеше, җәмгыять итә , – дип ассызыклады Радик Канәфин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев