Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пандемия чорында волонтерлар сафында Аксубай районы укытучылары да булды

Үзизоляция режимы күпләр өчен мохтаҗларга ярдәм итү сәләтенә үзенчәлекле тикшерү булды.

1 нче Аксубай мәктәбенең физик культура укытучысы Сәяр Кәлимуллин үзчикләү режимы игълан ителүнең беренче көннәреннән үк, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итәргә әзер булуын белдереп, волонтерлар сафына керде. Һәм шулай ук беренчеләрдән булып «МыВместе» акциясенә кушылды. Сәяр Кәлимуллин шәхси автомобилендә ”Янәшәдә ярдәм” акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары ташуда булышты.

Ул шулай ук «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать иткән халык өчен табиблар рецепты буенча дарулар һәм ашамлыклар да китерә. Сәяр Кәлимуллин һәрвакыт кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен вакыт таба. Мәктәптә аның турында хезмәттәшләре дә, укучылары да җылы сүзләр генә сөйлиләр. Укучылар өчен Сәяр Газинур улы остаз да, үрнәк тә.

– Мин, яхшылык эшләсәң, үзеңә меңе белән кайтыр, дигән сүзләргә ышанам. Моның өчен кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә генә кирәк, – ди Сәяр Кәлимуллин.

Фото: Сәяр Кәлимуллинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев