Аксубаево
  • Рус Тат
  • Озак яшәүнең сере – хезмәт сөючәнлектә һәм тормыш чыныгуында

    Урмандеево авылыннан хезмәт ветераны Елена Гавриловна Мельниковага 90 яшь тулды.

    Бу көнне аны юбилее белән зур гаиләсе генә түгел, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев та җылы котлады. Ул тантана сәбәпчесенә ихлас теләкләрен җиткерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Әбекәй, үз чиратында, котлауларга тыйнак кына җавап бирде, кунакларга рәхмәт укыды, игътибар күрсәткәннәре өчен сабыйларча куанды.


    Елена Гавриловна озын һәм катлаулы гомер кичергән. Без китаплар һәм кинофильмнар аша белгән илдә барган күп кенә вакыйгалар шаһиты булган бу искиткеч ханым сугышка кадәрге авыр елларда Иске Савруш авылында Ярушевларның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Ул әтисен бөтенләй хәтерләми. Әтисе кызчыкка дүрт яшьләр тирәсе булганда вафат була. Әнисе сөйләве буенча, әтисенең Гражданнар сугышында катнашуы турында белә. Тик егерменче гасыр сугышлары гаилә башлыгына гына кагылмый. Аның ике өлкән абыйсы – Сергей һәм Михаил, Бөек Ватан сугышы юллары буйлап узып, өйләренә әйләнеп кайтсалар да, алган яралардан озак яши алмыйлар.

    Сугыш чоры буыны кешеләренең бала чагы юк. Сугыш аларны вакытыннан алда олыгаерга мәҗбүр иткән. Шуңа күрә Елена Гавриловна тормышының әле чоры турында бик дулкынланып сөйли, аңа да, яшьтәшләре кебек үк, бик күп кыенлыкларны үз җилкәсендә кичерергә туры килгән.


    – Тормышлар бик авыр иде, алны-ялны белми эшләдек, – дип искә ала юбиляр. – Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Ашарга юк, аш пешерер өчен урманнан үлән җыя, бәрәңге крахмалыннан ипи пешерә идек. Хәлле кешеләрдә бер кисәк икмәк өчен эшләдек, укырга вакыт та, мөмкинлек тә булмады.


    Сугыштан соңгы чорда Елена Гавриловна дәүләт әһәмиятендәге эшләрне башкаручылар арасында була. Өч ел Иваново өлкәсендә торф чыгаруда эшли. Аны хәтта үз итеп – «торфушка» дип йөрткәннәр.


    1951 елда ул савымчы булып эшли башлый. Сөтне Савруштагы май заводына ат белән үзе илтә. Шунда булачак тормыш иптәше Урмандееводан Федор Мельников белән очраша. 1957 елда өйләнешәләр.


    Елена Гавриловна лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары аларга 12 онык һәм 9 оныкчык бүләк иткән. Бәйрәм һәм ял көннәрендә алар якын кешеләре янына ашкынып кайталар.


    Ярты гасырдан артык иңгә-иң куеп гомер иткән ире Федор Степанович алты ел элек бакыйлыкка күчкән. Тормыш сынауларын үз башыннан кичергән Елена Гавриловна авырлыклардан курыкмый. Ачык күңелле ханым эшсез торырга яратмый, җәен бакчада эшли, тавыклар асрый, кирәк булганда улы Герман гаиләсе ярдәмгә килә. Сынауларга бай тормыш юлы һәм хезмәт сөючәнлек аны көчле һәм нык холыклы иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: