Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өйләрне яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерәләр

    Россиядә шәхси торак йортлар төзү һәм рәсмиләштерү хокукы тәртибен үз эченә алган канун актларына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

    Без бүген ТР дәүләт теркәве, кадастр һәм картография  Федераль хезмәт Идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе Лилия Сәхәбетдинова белән гражданнарның күпчелегенә кагылган яңалыклар турында әңгәмә корабыз.

    – Лилия Солтан кызы, төзелешкә рөхсәт биргән документны чынлап та гамәлдән чыгардылармы, аңа алмашка нинди документ килде?

    – Әйе, хәзер шәхси торак төзелеше объектларын төзү һәм үзгәртеп кору өчен рөхсәт кәгазе таләп ителми. Әмма бу һәркем үз участогыңда нәрсә тели шуны төзи дигән сүз түгел.

    Хәзер гражданнар өй салырга яки аны үзгәртеп корырга теләсәләр, барыннан да элек төзелешкә рөхсәт биргән вәкаләтле орган – Аксубай муниципаль районының башкарма комитетына, планлаштырылган төзелешне башлау турындагы хәбәр белән мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар.

    – Хәбәр бирелгән, аннан соң нәрсә эшләргә кирәк?

    – Хәбәр кергәннән соң  вәкаләтле орган җиде эш көне агымында өй параметрларының рөхсәт ителгән нормаларга туры килүен тикшерә. Аннан соң гариза бирүчегә әлеге төзелешнең  туры килү яки килмәве хакында хәбәр юллый.

    Соңгы чиктә күрсәтелгән җитешсезлекләрне бетерергә туры киләчәк. Төзелеш алып баручыга вәкаләтле органнан җибәрелгән төзелешнең туры килүе хакындагы хәбәр объектны сафка бастыруга яки үзгәртеп коруга хокук бирә һәм төзүче ниятен 10 ел дәвамында гамәлгә ашырырга тиеш.

    Әлеге хокук җир участогына хокук күчкәндә дә саклана (мисалга, участокны төзелеш тәмамланмаган килеш сатып җибәргәндә).

    – Төзелеш тәмамланганнан соң төзелеш алып баручыга алга таба нинди гамәлләр кылырга?

    – Яңа тәртип буенча төзелеш (яки үзгәртеп кору) төгәлләнгәч бер ай дәвамында җирле үзидарә органына төзелешнең тәмамлануын белдереп гариза язарга, аңа канунда каралган документларны да беркетергә.

    Шул ук вәкаләтле орган җиде эш көне агымында канунга нигезләнеп  тикшерү үткәрә һәм төзелеш алып баручыга сафка бастырылган йортның канун таләпләренә туры килү-килмәве турында белдерү әзерли.

    – Күчемсез милек объектына хокукны ничек рәсмиләштерергә?

    – Әгәр вәкаләтле орган үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән йортның канун таләпләренә туры килүе турында белдерү әзерләгән икән,  әлеге орган электрон тәртиптә хокукларны теркәү органына (безнең очракта Идарәгә) күчемсез милекнең әлеге объектына хокукны дәүләт теркәве һәм дәүләт  кадастр

    исәбенә кую турында гариза юлларга тиеш була, гаризага шулай ук  төзелешнең төгәлләнүе турындагы белдерү, төзелеш алып барган кеше тәкъдим иткән техник план һәм шулай ук йортка милек хокукына өлеш билгеләү турындагы килешү (әгәр җир участогы берничә кеше артында булса), 350 сум күләмендә дәүләт

    пошлинасын түләүгә квитанция дә беркетелә. Шул рәвешле, гражданнарга Татарстан  Росреестрына мөрәҗәгать итәргә кирәк булмаячак, чөнки моны алар өчен хакимиятнең муниципаль органнары  эшли, хәер гариза бирүченең дә документлар тапшырырга хакы бар.

    – Төзелеш эшләре башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмәгән очракта гражданинга нинди җаваплылык яный?

    – Беренчедән, төзелеш алып баручы тарафыннан төзелеш тәмамлануы хакында хәбәр итү тәртибен үтәмәү, дәүләт теркәвен туктату турында карар кабул итүгә нигез булып тора, ә аннан соң инде  кадастр исәбенә кую һәм хокукны теркәүдән баш тарту өчен дә.

    Икенчедән, хәбәр итү тәртибенә битарафлык күчемсез милек объектын мөстәкыйль төзелеш дип кабул итүгә китерергә дә мөмкин.  Ә үз  белдегең белән алып барылган төзелеш җирдән файдалану параметрларына туры килмәскә яки бөтенләй сүтелергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: